Йорт җимерелүдән һәлак булучылар саны алтыга җиткән

Нижневартовскида йорт җимерелүдән һәлак булучылар саны алтыга җиткән. Бу хакта ТАСС Россия МЧС мәгълүматларына таянып яза.

“Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗигадә 15 кеше зыян күргән, алтысы һәлак булган”, – дип хәбәр ителгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Шул ук вакытта МЧСта аныклап үтелгәнчә, зыян күргән тагын дүрт кеше хастаханәгә озатылган.
Исегезгә төшерәбез: 4 декабрьдә кичен Нижневартовск шәһәрендә биш катлы йортның ике каты җимерелеп төшкән. Ашыгыч хезмәтләр мәгълүматларына караганда, фаҗиганең сәбәбе газ катнашмасы шартлауга бәйле. Башлангыч мәгълүматлар буенча, газ баллонын дөрес урнаштырмау газ агып чыгуга китергән.

Кешеләрнең һәлак булу очрагына бәйле җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү