Россия Конституциясе буенча белемнәрне барлау максатыннан, бөтен ил күләмендә тест уздырыла

”Гражданин” иҗтимагый хәрәкәте, һәр елдагыча, 12 декабрьдә, Россия Конституциясе буенча белемнәрне барлау максатыннан, бөтен ил күләмендә тест уздыра. Тест https://гражданин.дети платформасында онлайн-форматта үткәреләчәк.

Акциядә иҗтимагый берләшмәләрдә катнашучылар, дәүләт хезмәткәрләре, җәмәгать фикере лидерлары, вузлар, махсус урта уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары катнаша ала.
Тестта катнашу шартлары һәм кагыйдәләре турында мәгълүматлар белән Акция нигезләмәсендә, сайтта (https://гражданин.дети), шулай ук ВКонтакте төркемендә (https://vk.com/citizz ) танышырга мөмкин.


Фикер өстәү