Татарстанда яшәүчеләзрне “Россия, мы – твоя семья!” күп балалы гаиләләр форумында катнашырга чакыралар

Тормышта авыр хәлләрдә калган балаларга ярдәм итү фонды “Мәскәү шәһәре күп балалы гаиләләр берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Многодетная Россия” Бөтенроссия проектын гамәлгә ашыра. Быел “Многодетная Россия” проекты кысасында “Россия, мы – твоя семья!” Күп балалы гаиләләр форумы да үткәреләчәк.

Форум берничә чара-бәйгедән гыйбарәт. Анда Татарстанның күп балалы гаиләләре һәм күп балалы гаиләләрнең иҗтимагый берләшмәләре дә катнаша ала.

1) Традицион гаилә кыйммәтләрен булдыру буенча иң яхшы күп балалы гаиләләр иҗтимагый берләшмәләре бәйгесе – “Большая семья – сильная Россия!” бәйгесе 2023 елның 10 февраленнән 30 майга кадәр, проект сайтында онлайн форматта үткәрелә.

2) Иң яхшы гаилә традицияләрен билгеләү буенча күп балалы гаиләләр арасында “Мы формируем будущее” бәйгесе 15 февральдән 30 майга кадәр, проект сайтында онлайн форматта.

3) Күп балалы гаиләләр һәм күп балалы гаиләләрнең иҗтимагый берләшмәләре өчен “Мы семьи героев” фотосурәтләр бәйгесе 24 февральдән 30 майга кадәр, проект сайтында онлайн форматта.
4) “Россия – мы твоя семья!” күп балалы гаиләләр форумы 20-21 июньдә Мәскәүдә AZIMUT ОЛИМПИКта җанлы форматта үткәрелә.

Рәсми сайтта (https://многодетные-семьи.рф/) бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматлар белән танышырга һәм заявка тапшырырга мөмкин.


Фикер өстәү