Татарстанда яшәүчеләрне “Сәламәт гаилә – көчле Россия” спорт фестивалендә катнашырга чакыралар

Тормышта авыр хәлләрдә калган балаларга ярдәм итү фонды, “Мәскәү шәһәре күп балалы гаиләләр берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы белән берлектә, “Многодетная Россия” Бөтенроссия проектын тормышка ашыра. Быел шушы проект кысасында “Сәламәт гаилә – көчле Россия” спорт фестивале узачак.
Фестиваль берничә чара-бәйгене үз эченә ала. Аларда Татарстанның күп балалы гаиләләре (ата-аналар һәм балалар) катнашырга мөмкин.

1) “МывСпорте” иҗат бәйгесе
Үткәрү чоры һәм урыны: 2023 елның 3 мартыннан 30 июньгә кадәр, проект сайтында, онлайн-форматта. Бәйгедә җиңүчеләр 2023 елның 6 октябрендә Мәскәү шәһәрендә фестивальнең йомгаклау чарасында җанлы форматта катнашачак.
2) “Спортивные династии” фотосурәтләр бәйгесе
Үткәрү чоры һәм урыны: 2023 елның 10 мартыннан 30 июньгә кадәр, проект сайтында, онлайн-форматта. Бәйгедә җиңүчеләр 2023 елның 6 октябрендә Мәскәү шәһәрендә фестивальнең йомгаклау чарасында җанлы форматта катнашачак.
3) Күп балалы гаиләләр өчен танылган спортчылар катнашында “Путь чемпиона” мастер-класслары. Үткәрү чоры һәм урыны: 2023 елның 1 маеннан 30 сентябрьгә кадәр, проект сайтында, онлайн-форматта һәм проектның социаль челтәрләрендә.
4) “Многодетная миля” йөгерү буенча спорт ярышлары.
2023 елның сентябрендә җанлы форматта Приморье краеның Архангельск, Калуга, Магадан, Новгород, Тула өлкәләренең үзәк шәһәрләрендә узачак.
5) Спорт фестиваленең йомгаклау чарасы 2023 елның 6 октябрендә җанлы форматта түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Мәскәү ш., Тынычлык проспекты, 150. “Космос” концертлар залы.
Фестиваль турында тәфиллерәк мәгълүматлар белән рәсми сайтта (https://многодетные-семьи.рф/) танышырга мөмкин. Шунда ук заявка бирергә була.


Фикер өстәү