31 март тарихта ниләр белән истә калды?

1958 елның бу көнендә СССРда атом-төш коралы сынауларын туктаталар

Атом-төш коралын тыю өчен көрәш ул пәйда булганнан соң ук башлана. Советлар Союзы ныклы рәвештә АКШ һәм Бөекбританияне атом энергиясен тыныч максатлар өчен генә кулланырга чакыра һәм моңа ирешә. 1963 елда «Атмосферада, космик киңлектә һәм су астында атом-төш коралы сынауларын тыю турындагы килешү» имзалана.

 

57 ел элек (1966) Советлар Союзында Айның беренче ясалма иярченен җибәрә

Аппарат «Луна-10» дип атала, аны С.А.Лавочкин исемендәге фәнни-җитештерү берләшмәсендә ясыйлар.  Ай орбитасында булган 56 тәүлек эчендә аның белән 219 тапкыр элемтә сеанслары үткәрелә. Бу аппаратның эше космосны үзләштерүгә зур өлеш кертә.

 

1970 елның 31 мартында Россия автомобиль транспорты министрлыгының Казанда автотранспорт техникумы төзү турындагы боерыгы чыга

Беренче Горкида проект нигезендә 960 укучыга корпус, укыту-җитештерү остаханәләре, тулай торак, спорт залы, укытучылар һәм хезмәткәрләр өчен торак йорт булган тулы бер комплекс төзелә. Уку йорты әлегә кадәр автотранспорт өлкәсендә белгечләр әзерли. Бүгенге көндә республика һәм илнең алдынгы махсус уку йортларының берсе булып тора.

 

Молнияле каптырма

Аны үзенең танышына ярдәм итәргә теләгән америкалы Уиткомб Лео Джадсон 1896 елда уйлап таба. Кармаклар һәм элмәкләр чиратлашып торган ике чылбырлы замокны ул вакытта «застежка-шкафчик» дип атаганнар һәм аяк киеме өчен генә кулланалар. Әмма ул вакытта бу замок бик кыйммәт һәм аңлаешсыз җайланма булганлыктан, артык популяр булмый. Бары тик 20 елдан соң гына швед инженеры Гидеон Сундбэк аны уңайлырак ясый.

Күп кенә илләрдә аны «zip» дип атыйлар, ә безнең илдә «молния» дип йөртәләр.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү