17 ноябрь  көне тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Халыкара студентлар көне

Бу көн 1941 елда Лондонда нацизмга каршы көрәшүче студентлар очрашуында игълан ителә. Ул 1939 елда Чехословакиядә булып узган фаҗигале хәлләргә багышланган була.

1939 елның октябрендә фашистлар тарафыннан басып алынган Прага шәһәрендә студентлар һәм мөгаллимнәр Чехословакия дәүләтенең туган көнен билгеләп үтү өчен демонстрациягә чыга. Нацистлар демонстрацияне куып тараталар. Анда катнашучыларга каршы ут ачалар. Студентларның бер лидеры Ян Оплетал яралана, соңрак вафат  була. 15 ноябрьдә аны җирләү процессы каршылык акциясенә әверелә. 1200гә якын студент кулга алына һәм Заксенхаузен концлагерена җибәрелә. Барлык югары уку йортлары да ябыла. 17 ноябрьдә 9 студентка җәза бирелә.

Участок полицейскийлары көне

2002 елда Россия Федерациясе эчке эшләр боерыгы белән гамәлгә кертелә.

Бөтендөнья философия көне

Бөтендөнья философия көне (World Philosophy Day) ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 2005 елда узган 33 нче сессиясендә игълан ителә. Ел саен өченче пәнҗешәмбедә уздырыла.

Термин грекча phílosophía сүзеннән килеп чыга, бу «зирәклеккә мәхәббәт» дигәнне аңлата. Бу – кеше фикеренең иң мөһим өлкәләреннән берсе, чөнки ул тормышның мәгънәсенә төшенергә омтыла.

Бөтендөнья философия көне идеясе җәмгыятьтә барган глобаль социаль, мәдәни үзгәрешләр турында фикер алышудан, кешеләрне фәлсәфи мираска якынайтудан гыйбарәт.

Бүген философия көне бөтен дөньяда ЮНЕСКОның 70тән артык әгъза-илендә билгеләп үтелә.

Барып җитәрбез без айга да

52 ел элек (1970) айга беренче үзйөрешле  «Луноход-1» аппараты җибәрелә. Ул С.А.Лавочкин исемендәге Машина төзү заводында җитештерелә. Космик аппарат белән  транспорт средствосының гибриды булып, ике өлештән – сигез көпчәкле шасси һәм герметик контейнердан гыйбарәт була. Аппаратның авырлыгы – 75645килограмм. 1970 елның 10 ноябрендә Байконур космодромыннан «Протон-К» ракетасы «Луноход-1»не «Луна-17» автомат станциясе белән орбитага чыгара. Шулай итеп, үзйөрешле аппарат айдагы грунтка утыра. Аның белән җирдәге Космик элемтә үзәгеннән идарә итәләр. «Луноход-1» 301 тәүлек 6 сәгать 57 минут эшли. Шуннан соң элемтә өзелә. Аның кайда икәнлеге озак вакыт билгеле булмый. Бары тик 2010 елда гына Калифорния университетының физиклары аппаратка тап була.

Корабльдә – беренче музей

74 ел элек (1948) «Аврора» крейсеры Нева елгасы ярына мәңгелек тору урынына куела. 1956 елда анда хәрби-диңгез музее ачыла. Ул безнең илдә корабль эченә урнашкан беренче музей була.

 Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү