2 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

31 ел элек (1992) Россиядә бәяләр либеральләштерелә

Совет тормышының аерылгысыз өлешенә әверелгән товарлар кытлыгы 1990 нчы еллар башына куркыныч масштабларга җитә. Иң төп проблема эре шәһәрләрдә аеруча кирәкле азык-төлекнең җитмәве була.

1991 елның көзендә халык депутатларының V съездында Россия Президенты Борис Ельцин икътисади реформалар программасы белән чыгыш ясый, ул бәяләр һәм хезмәт хакларын либеральләштерүне, сәүдә иреген һәм приватизацияләштерүне күздә тота. Бәяләрне иреккә җибәрү турындагы тәкъдим өчен 800 дән артык депутат тавыш бирә, һәм 16сы гына каршы була. 1991 елның декабрендә Россия Президенты Борис Ельцин «Бәяләрне либеральләштерү чаралары турында»гы указга кул куя.

1992 елның 2 гыйнварыннан дәүләт бәяләрне көйләү процессында катнашмый башлый диярлек, шуның аркасында илдә бәяләр кинәт арта.

Икмәк, аерым бер сөт продуктлары, тоз, шикәр, аракы кебек товарларга, шулай ук электр энергиясенә, шәһәр транспортына, квартплата һәм коммуналь хезмәт  түләүләре өчен генә бәяләр контрольдә кала.

Базар принципларына күчү гиперинфляциягә йогынты ясый. 1992 ел нәтиҗәләре буенча илдә ваклап сату бәяләре 26 тапкырга үсә.

 

Айның беренче фотосурәте

Ай – борынгы заманнардан бирле Җир тирәли хәрәкәт итүенә шик булмаган бердәнбер күк җисеме. Ул – Җирнең табигый иярчене һәм аннан уртача 384 400 км ераклыкта тора.

Айның беренче фотосурәтен 1839 елның 2 гыйнварында Луи Дагер ясый. Бер елдан соң, 1840 елда, телескоп аша беренче фотографияне Дж.У.Дрейпер (АКШ) ала.

 

64 ел элек (1959) Советлар Союзы тарафыннан «Луна-1» беренче автоматик планетаара станциясе җибәрелә

Әмма радиоидарә системасының ялгышуы аркасында «Луна-1» станциясе тиешле орбитага чыкмый. Нәтиҗәдә, Ай белән планлаштырылган бәрелеш урынына 34 сәгатьтән соң станция Ай өстеннән 5995 километр ераклыкта узып китә.

1959 елның сентябрендә Байконур космодромыннан «Восток-Л» ракетасы старт ала, ул «Луна-2» станциясен очышка чыгара. Нәкъ менә «Луна-2» дөньяда беренче тапкыр Айга утыра.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү