«Гомере буе бер рәхәт күрмәде, һаман да шул ирен көйләп яши…»

Күптән түгел эшем буенча бер авылга барырга туры килде. Авыл хәлләре белән бераз танышыйм әле дип кибетләренә кердем. Минем чират җиткәндә, целлофан пакетка кып-кызыл ике алма төреп тоткан олы яшьләрдәге бер ханым керде. Кибеттәгеләрнең берсе: “Әле генә кайтып киткән идең бит, N. апа?” – дип сүз башласа, икенчесе, пакетка ымлап: “Алмаларын кире китергән”, – дип аны бүлдерде.

Кергән ханымның аларның берсендә дә гаме юк иде. Ул туптуры сатучы кызга килде: “Тәки алдыртмады. Алма ашарга тешең бармыни, илтеп бир, диде. Ашыйсым килеп, шулкадәр кызыгып алган идем… Миннән 33 сумлык шушы ике алманы да жәллисең, үзең көн саен бер пачка тәмәке тартасың дип тә карадым”… –Кашык белән кырып ашыйм дип әйтәсең калган, – ди сатучы кыз.

– Шуннан куркып гомерең үтте инде, ике алманы да сорап ашасаң, почмакка утырта да утырта инде ул ирләр. Мин дә нәкъ синең төсле пенсия алам дияргә иде, – дип сүзгә кушылды чиратта торучы ханымнарның берсе.

– Бөтен кеше шулай дип әйтә дә, мин шулай күнеккән шул инде, – диде дә, әбиебез кайтып китте.

– Гомере буе бер рәхәт күрмәде, һаман да шул ирен көйләп яши. Эчте дә, тукмады да, өеннән генә дә күпмеләр куып чыгарды бит, айлар буе кайта алмаган чаклары булды… Ни хәлләр түзәдер, белмим.
Алмаларын кире китергән әбинең әрнүле күз карашы , җанын көйдереп чыккан сүзләре шулкадәр тәэсир иткән иде – их, минәйтәм, нигә шул чакта тәвәккәлләмәдем, әлеге ике алмага акча түләп, алып бирмәдем икән, дип өзгәләндем.

– Юк, сездән дә, башка кешедән дә берни алмый, горур әби ул безнең, – ди сатучы кыз. – Әле дә ничек зарлангандыр, бер кешегә моң-зарын сөйләми ул… Аннан бит, бирсәгез дә, ире барыбер ышанмаячак, N.апа да үзе сатып алмаганны аңлата алмаячак…Урамга чыккач та тиз генә тынычлана алмадым. Ике алма алып ашарга да хокукы булмаган әбине, әрәмгә үткән гомерен жәлләдем.

“Толлык ачысын кичереп, гомере буе тормыш йөген ялгызы өстерәсә, иренә аркаланып яши алмаса да, Аллага шөкер, әни бәхетле икән әле безнең, – мин әйтәм. – Ул чакта да ачлы-туклы яшәмәдек, нәкъ менә әни көненә өчәр эшкә чапканга һәм тапканын тота белгәнгә, ким-хур булмадык, хәзер барыбыз да аңа шул елларның “әҗәт”ен түләргә тырыша – ашасын, ашый алсын гына”…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү