Исерек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасы урлый һәм дус кызларын шәһәр буйлап йөртә

Исерек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасын урлап алып киткән һәм Екатеринбург буенча йөргән. Бу хакта e1.ru хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, табиблар башын яралаган исерек ир-ат чакыруына килгән. Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат йөртүче белән сугыша башлаган, аны машинадан тартып чыгарган һәм үзе руль артына утырган.

Исерек ир-аттан тыш, машинада аның белән дус кызлары да булган. Алар махсус сигналларны кушып, шәһәр буйлап йөргәннәр. Табиблар полиция чакырткан. Беркадәр вакыттан соң хокук саклаучылар адекват булмаган ир-атны тоткарлыйлар һәм аны бүлеккә китерәләр. Полиция инцидентны тикшерү белән шөгыльләнә.


Фикер өстәү