21 сентябрь ниләр белән хәтердә калды?

Югары Совет таркалды
27 ел элек (1993) Россия Президенты Борис Ельцин Югары Советны һәм Халык депутатлары съездын таркату турындагы указга кул куйды.
Россиядә сәяси кризис 1992 елда башланды. Ул ике сәяси көч арасындагы каршылык нәтиҗәсендә килеп чыкты. Бер якта – Борис Ельцин тарафдарлары. Алар яңа Конституция кабул итүне, президент хакимиятен көчәйтүне, икътисади реформалар үткәрүне яклап чыктылар. Икенче якта — РСФСР Югары Советы җитәкчелеге, халык депутатлары төркеме һәм Россия вице-президенты Александр Руцкой. Алар радикаль икътисади реформалар үткәрүгә каршы булдылар һәм хакимлек итүне Съезд карамагында калдыруны хупладылар.
1993 елның 21 сентябрендә Россия Президенты Борис Ельцин “Россия Федерациясендә этаплы конституция реформасы турында”гы указга кул куйды. Документ нигезендә Югары Совет һәм Халык депутатлары съезды таркатылды. Декабрь аена Беренче Дәүләт Думасына сайлаулар билгеләнде. 22 сентябрь көнне Югары Советның ашыгыч сессиясендә Ельцинның вәкаләтләрен туктату турында карар кабул ителде һәм дәүләт башлыгы вазыйфаларын башкару вице-президент Алксандр Руцкойга тапшырылды.
3 октябрьдә Мәскәүдә массакүләм тәртипсезлекләр башланды. Югары Совет тарафдарларының кораллы төркеме Мәскәү мэриясе бинасын басып алды һәм “Останкино” телеүзәген кулга алырга омтылыш ясады. Мәскәүдә гадәттән тыш хәл кертелде. 4 октябрьдә Югары Совет һәм Халык депутатлары съезды кораллы көчләр ярдәмендә куылды. Александр Руцкой, Руслан Хасбулатов һәм башкалар кулга алынды.


Фикер өстәү