27 сентябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә яшьтәге учреждение хезмәткәрләре көне

Бу бәйрәм 2003 елда Россиядәге педагогик басмалар инициативасы белән гамәлгә куела. 2016 елда ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән рәсмиләштерелә. Россиядә беренче түләүле балалар бакчасы 1863 елның 27 сентябрендә барлыкка килә. Аны Петербургта Софья Люгебиль ача. Монда 3 яшьтән 6 яшькәчә булган балаларны берничә сәгатькә китерәләр. Алар бакчада гимнастика белән шөгыльләнәләр, биергә, җырларга, укырга өйрәнәләр. Соңрак мондый бакчалар Мәскәүдә, Иркутскида, Воронежда, Смоленскида, Тбилисида һәм башка шәһәрләрдә пәйда була. 1866 елда Петербургта беренче бушлай балалар бакчасы ачыла. Әмма финанс кыенлыклары килеп чыгу сәбәпле, озак эшли алмый. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң,  бушлай белем бирүне һәм  мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүне гарантияләүче декларация кабул ителә. 1940 елда СССРда яслеләр ачыла. Анда сабыйларны ике айдан ук калдырырга мөмкин була.Советлар Союзында бакчаларга ике миллионнан артык бала йөри. Бүгенге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү системасы ясле, балалар бакчаларыннан, төрле үзәкләрдән гыйбарәт. Илебездә 7,5 мең бала мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче 49 мең учреждениегә йөри.

Бөтендөнья туризм көне

Әлеге дата Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясында 1979 елның сентябрендә Испаниядә кабул ителә. Ул көнне Бөтендөнья туристлык оешмаларының уставы да дөнья күрә. Туризм икътисад өлкәсендә төп секторларның берсе булып санала. Җир шарында яшәүче 10 кешенең берсе туризм белән шөгыльләнә.

ВЛКСМ юкка чыкты

31 ел элек (1991) Мәскәүдә ВЛКСМ ның гадәттән тыш XXII корылтае үткәрелә һәм оешманы таркату турында карар кабул ителә. ВЛКСМга 1918 елның көзендә нигез салына һәм ул яшьләрне бер оешмага берләштерә. 1924 елда аңа Владимир Ленин исеме бирелә. Комсомолга 14 тән алып 28 яшькә кадәрге кыз һәм егетләр алына. Башлангыч оешмалар предприятиеләрдә, колхоз-совхозларда, уку йортларында, Совет армиясе частьларында төзелә. Бу СССРда иң зур санлы яшьләр оешмасы була. Аның аша 200 миллионнан артык кеше үтә. Югары органы Бөтенсоюз корылтае була, корылтайлар арасындагы эшчәнлек белән ВЛКСМ Үзәк Комитеты җитәкчелек итә.

Беренче велосипед

221 ел элек (1801) император Александр I гә дөньяда беренче велосипедны күрсәтәләр. Аны Тагилдан Ефим Артамонов исемле крестьян уйлап таба. Тимер самокат бер-бер артлы урнашкан ике көпчәктән тора. Алгысы арткысыннан ике тапкыр зуррак була. Алар металл рамга беркетелә. Самокатның конструкциясе шул дәрәҗәдә нык була ки, уйлап табучы аңа утырып, Уралдан Мәскәүгә кадәр сәяхәт итә, Александр I нең коронациясендә катнаша. Аны шунда император белән күрештерәләр дә инде. Самокат Александр I өчен искиткеч зур ачыш була, ул Ефим Артамоновны гаиләсе, нәсел-нәсәбе белән крепостнойлыктан азат итә. Хәзер бу велосипед Түбән Тагил музеенда саклана. Ә аның төгәл күчермәсе – Мәскәүнең Политехник музеенда.

Беренче паровоз

197 ел элек (1825) Англиядә Дарлингтон-Стоктон маршруты буйлап беренче паровоз үтә. Аны Джордж һәм Роберт Стефенсоннар төзи. Исеме Locomotion була. Рейс вакытында ул берничә вагондагы 400 пассажирны 40 км ераклыкка илтә. Тизлеге сәгатенә 20 км була.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү