8 сентябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара грамоталылык көне

БМО ның истәлекле датасы. 1966 елда ЮНЕСКОның Генераль конференциясе резолюциясе тарафыннан гамәлгә куела. Бу көнне 1965 елда Тәһранда наданлыкны бетерү мәсьәләләре буенча мәгариф министрларының конференциясе ачыла.

ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, дөньяда 758 млн өлкән яшьтәге надан кеше яши, аларның өчтән ике өлеше – хатын-кызлар.

Халыкара журналистлар теләктәшлеге көне

1958 елда Бухарестта Халыкара журналистлар оешмасының IV конгрессы карары белән гамәлгә керә. Бу дата 1943 елда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән чех журналисты Юлиус Фучик хөрмәтенә сайлана. Ул хәтта төрмәдә дә эшен дәвам итә, «Репортаж с петлей на шее» китабын язарга өлгерә. Соңыннан бу китап дөньядагы 70 телгә тәрҗемә ителә.

Финансист көне

Россия Президенты указы белән 2011 елның 19 августында гамәлгә куела. Дата очраклы гына сайланмаган. Бу көнне 1802 елда император Александр I “Министрлыкларны гамәлгә кую” манифестына кул куя. Финанс министрлыгы белән бергә сигез министрлык оештырыла.

Братск ГЭСы

55 ел элек (1967) Братск ГЭСы эксплуатациягә керә. Аны төзү турындагы карар 1954 елның сентябрендә кабул ителә. Декабрьдә әзерлек эшләре башлана. Беренче энергия 1961 елда бирелә. 1967 елның 8 сентябрендә дәүләт комиссиясе ГЭСны “бишле” билгесенә кабул итеп ала. 1971 елга кадәр ул дөньяда иң зур станция булып санала.

Ленинград камалышы

81 ел элек (1941) Ленинград камалышы башлана. Шәһәрдә акрынлап ягулык запасы, су, яктылык бетә. Ачлык интектерә. Ипине көненә эшчеләргә – 250 гр, калганнарга 125 гр бирәләр. Шәһәрне бертуктаусыз бомбага тоталар. Камалыш чорында аңа 100 меңнән артык бомба төшә. Шуңа карамастан 200 дән артык предприятие эшен туктатмый. 1941 елдан 1944 кә кадәр анда 10 млн нан артык снаряд һәм мина, 2 меңнән артык танк җитештерелә һәм ремонтлана. 1941 ел ахырында Ладога күле аша элемтә булдырыла. Бу “тормыш юлы” аша авыруларны, яралыларны һәм балаларны эвакуациягә җибәрәләр, азык-төлек һәм корал китерәләр.

Камалыш чорында шәһәрдә 640 000 кеше үлә һәм 17 000 кеше бомба һәм снарядлардан һәлак була.1941 елның сентябренә шәһәрдә һәм шәһәр яны зонасында 3 млн нан 800 мең кеше кала.1944 елның 27 гыйнварында шәһәр камалыштан чыга.

Ленинград – 871 көн камалышта булып, дөнья тарихында дошманга бирелмәгән һәм исән калган бердәнбер зур шәһәр.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү