19 ноябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне

Башта бу бәйрәм Артиллерия көне дип атала. Ул 1942 елның 21 октябрендә  Сталинград янында артиллеристларның немец гаскәрләрен тар-мар итү хөрмәтенә игълан ителә. 1964 елда бәйрәм Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне дип үзгәртелә. Сиксәненче еллар ахырында аны  ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрәләр. 2006  елдан  аерым – 19 ноябрь көне билгеләнә.

 

Пыяла сәнәгате хезмәткәрләре көне

Бу һөнәри бәйрәм Россиядә 2000 елда пәйда була.  19 ноябрь – Михаил Ломоносовның туган көнендә билгеләп үтелә, чөнки  бу күренекле галим –  пыяла  һәм фарфорны химик юл белән җитештерү  идеясенең авторы. Аның ачышлары нәтиҗәсендә Россиядә төсле пыяла, фарфор савыт-саба, шулай ук пыяладан картиналар җитештерелә башлый.

 

Бөтендөнья туалет көне

БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән 2013 елда гамәлгә кертелә.  Бүгенге көндә Җир йөзендә  4 миллиардка якын кеше чиста эчәр суны һәм гигиена әйберләрен кулланудан мәхрүм.

 

Халыкара ир-атлар көне

Бу бәйрәмне беренче тапкыр  1999 елда  утрауда урнашкан Тринидад һәм Тобаго  дәүләтләре  билгеләп үтә.  Идея авторы – Көнчыгыш  Һиндстан университеты докторы Джером Тилукинг. Бәйрәмнең датасын да үзе сайлый.   19 ноябрь –  әтисенең туган көне, ә ул аның өчен бар яктан да  үрнәк кеше була.   Соңрак Халыкара ир-атлар көнен үткәрү БМО, ЮНЕСКО да яклау таба. Аны Кариб бассейны, Төньяк Америка, шулай ук Азия һәм Европа   илләрендә бәйрәм итә башлыйлар.  Бүген ул дөньяның 60лап илендә билгеләп үтелә.

 

Бөтендөнья фәлсәфә көне

Бу дата 2005 елда БМО тарафыннан ЮНЕСКОның Парижда үткәрелгән 33 нче генераль конференциясендә игълан ителә.  Ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә  әлеге оешмада әгъза булып торган 70 дәүләттә билгеләп үтелә.

 

Эшмәкәрлек

34 ел элек (1986) СССР да “Шәхси хезмәт эшчәнлеге турында”гы Закон кабул ителә.  Моңа кадәр Советлар Союзында 60 елдан артык   эшмәкәрлек рөхсәт ителми, ачыкланган очракта  административ яки җинаять җәзасына тартыла.  Әлеге закон нигезендә  төп эштән  буш вакытта шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мөмкинлек туа. Әмма башкаларны яллап эшләргә рөхсәт ителми.  Әмма мондый ирек кулларыннан эш килгән кешеләргә зур табыш китерми, чөнки  кооператорларның шәхси керемнәренә бик зур күләмдә салым салына.

 

Сталинградтагы һөҗүм

78 ел элек (1942) Сталинградта “Уран” дип аталган  стратегик  һөҗүм башлана.  Операция барышында  батырлык күрсәткән өчен  55 хәрби часть орден белән бүләкләнә. 100 дән артык солдатка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.  Сталинград янындагы җиңү  Бөек Ватан  сугышын тамырдан үзгәртә.

 

 


Фикер өстәү