Иртәгә Әхәт Гаффарның каберенә таш кую мәрасиме була

Иртәгә – 9 сентябрьдә Казанның “Курган” зиратында (өченче аллеядә) танылган татар язучысы һәм драматург, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) каберенә таш урнаштыру булачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

Чарада мәдәният, дин әһелләре, Әхәт Гаффарның якыннары катнашачак.

Кабер ташын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды урнаштырачак.


Фикер өстәү