Шамил Гаффаров ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче Рәисе каберенә чәчәкләр салды

Бүген Саратовта Татарстан Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров ТАССР Вакытлыча революцион комитет Рәисе һәм Халык Комсиссарлары Советының беренче Рәисе (1920-1921) Сәхибгәрәй Сәедгали улы Сәедгалиев каберенә чәчәкләр салды.


Чара Воскресенск зиратында, сәяси репрессияләр корбаннарына куелган мемориал янында узды. Мемориал символик мәгънәгә ия: бу зиратта репрессия корбаннары бик күп җирләнгән.
Шамил Гаффаров үзенең чыгышында бер ел ярым элегрәк Татарстан Президенты һәм Премьер-министр тарафыннан ТАССР Халык Комиссарлары Советы һәм Министрлар Советының элекке җитәкчеләре каберләрен тәртипкә салу буенча программа кабул ителгәнлеген билгеләп үтте. Республика тарихында мондый олы шәхесләрнең саны – 15. “Әлеге карар нигезендә, без аларның исемнәренә бәйле каберләрне һәм истәлекле урыннарны торгыздык. Программаның географиясе гаять киң – Карелиядән алып, Казахстанга кадәр”, – дип билгеләп үтте вице-премьер.


Шундый шәхесләрнең берсе – ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче җитәкчесе Сәхибгәрәй Сәедгалиев Саратовта җирләнгән. Ул, репрессияләнеп, 1938 елның 12 сентябрендә үлем җәзасына хөкем ителгән. СССР Югары Суды Хәрби коллегиясенең хөкем карары белән 1938 елның 29 октябрендә (кайбер чыганаклар буенча – 1939 елның 10 ноябрендә) Саратовта атып үтерелгән. 1955 елда, үлгәннән соң, акланган.
Шамил Гаффаров ТАССР Халык Комиссарлары Советы җитәкчеләренең республиканы торгызу һәм үстерүдәге гаять зур ролен искәртеп, чараны оештырудагы хезмәттәшлек өчен Татарстан Президенты исеменнән Саратов өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре ирештерде.
Чарада шулай ук Саратов өлкәсе вице-губернаторы – Губернатор Аппараты җитәкчесе Игорь Пивоваров, Татарстан Республикасының Саратов өлкәсендәге сәүдә-икътисади вәкиле Камил Аблязов катнашты.

Безнең белешмә:
Сәхибгәрәй Сәедгали улы Сәедгалиев 1894 елның 6 февралендә Уфа шәһәрендә дөньяга килә.
Хезмәт эшчәнлеге:
1917-1919 елларда – Урал өлкәсе мөселманнары хәрби советы Рәисе, Казан Эшче-крестьяннар Совет Республикасының милләтләр эшләре буенча Комиссары, РКП (б) Уфа губернасы комитетының Татар-башкорт бюросы әгъзасы, Үзәк мөселманнар хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге каршындагы курслар мөгаллиме.
1920-1921 елларда – АТССР Вакытлыча революцион комитеты Рәисе, Халык Комиссарлары Советының беренче Рәисе
1921-1924 елларда – Кырым АССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе
1924-1928 елларда –партия һәм дәүләтнең җаваплы эшендә
1928-1931 елларда – “Җылылык һәм көч” Бөтенсоюз тресты идарәчесе урынбасары, идарәчесе, Мәскәү шәһәре
1931-1933 елларда – СССР Наркомтруд коллегиясе әгъзасы, Мәскәү шәһәре
1933-1937 елларда – РУЖД Саратов бүлеге сәяси бүлекчәсе башлыгы.
Сәхибгәрәй Сәедгалиев җитәкчелек иткән чорда “Республика совет учреждениеләренең язу-сызу эшләренә татар телен кертү турында” Декрет кабул ителә (1921елда). АТССР чикләрен өйрәнү һәм билгеләүдә катнаша. Советларның I Бөтенсоюз съездында РСФСР исеменнән вәкаләтле делегация әгъзасы була. Мәгариф турында килешүгә кул куючыларның берсенә әйләнә.


Фикер өстәү