Казанда ТАССР республика башкарма хакимияте органнары оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан истәлек тактасы ачылды

Казанда – Дәүләт сынлы сәнгать музее бинасы фасадында ТАССР республика башкарма хакимияте органнары оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан истәлек тактасы ачу тантанасы узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, башка рәсми кешеләр катнашты.

Хәзерге вакытта сынлы сәнгать музее эшләп килгән генерал Сандецкий йортында совет хакимияте чорында Беренче Советлар йорты урнашкан була. 1920 елның 25 июнендә нәкъ менә шушы бинада Казан губернасы башкарма комитеты АТССР Вакытлыча революцион комитетына хакимият вәкаләтләрен тапшыра. Шулай итеп, яшь республиканың тәүге башкарма хакимияте органнары булдырыла. Вакытлыча Революцион комитет җитәкчесе, беренче Хөкүмәт рәисе итеп Сәхибгәрәй Сәедгалиев билгеләнә.
“Тантаналы, истәлекле һәм Татарстан өчен әһәмиятле вакыйгага җыелдык, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, тантанада ясаган чыгышында. – Бу бинада моннан йөз ел элегрәк республиканың беренче башкарма хакимияте оештырылган. Татарстанның йөз еллык тарихы дәверендә алдагы буыннар бүген республиканың социаль-икътисади үсештә лидерларның берсенә, донор-төбәккә әйләнүе өчен гаять зур өлеш керткән”.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, истәлек тактасын ачу Татарстан халкына республикабызның бер гасырлык тарихына хәтердә яңартып тору мөмкинлеге бирәчәк.
“ТАССРның йөз еллыгы – республиканың чишмә башын, аның героик юлын искә төшерүгә форсат биргән гаять зур вакыйга, – дип билгеләп үтте Алексей Песошин. – Бүген без тарихи һәм иҗтимагый яктан гаять зур вакыйганы билгеләп үтәбез. Милли республикалар һәм РСФСР субъектлары арасыннан берсенең үсеше нәкъ менә биредән башланып киткән. Татарстан Республикасының бүгенге статусын булдыруда катнашучыларның һәммәсен тирән хөрмәт белән искә алабыз”.


Фикер өстәү