«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе театр дөньясына чакыра

Апрель аенда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе тамашачыларны мавыктыргыч космик маҗарага кушылырга, вакыт аралыгында сәяхәт итәргә, Әзербайҗан мәдәниятенең төсмерләргә бай мохитенә чумарга чакыра.

Ул гына да түгел! Бу айда Пушкин мәдәният үзәгендә театр труппасы биш спектакль күрсәтәчәк.

5 апрельдә мәктәп укучылары өчен «Мавыктыргыч фәннәр академиясе» дигән театральләштерелгән дәрес узачак. Тарих геройлары белән бергә 7-10 яшьлек тамашачылар чиксез Галәмнең серләрен ачачак.

Ай безнең Җиргә ничек тәэсир итә, Кояш системасы нинди планеталардан тора һәм аларда хәзер һава торышы нинди – бу һәм башка сорауларга балалар үзләре җавап табачак.

Башлану вакыты: 11.00 сәгатьтә.

Шул ук кичне труппа кабат сәхнәгә чыгачак. Ул ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты Рәшит Заһидуллинның «Ерак йолдыз яктысы» дигән бер актлы спектаклен уйнаячак.

Аның нигезенә татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан шәхесе, хатынына һәм үз халкына мәхәббәт, язмышының өметләргә һәм катлаулы борылышларга бай тормыш юлы яткан. Спектакльдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты күзлегеннән репрессияләрдән зыян күргән барлык иҗатчыларның портреты сурәтләнә.

Башлану вакыты: 19.00 сәгатьтә.

11 апрельдә Пушкин мәдәният йорты сәхнәсендә Әзербайҗан композиторы Узеир Гаҗибәковның көйләренә иҗат ителгән, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Борисовның куелышындагы арт-резиденциянең интерпретациясе – танылган «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе куелачак.

Көнчыгыштагы борынгы гадәт буенча, ата-аналар үз балаларына булачак хатыннарын яки ирләрен үзләре сайлаган. Яңа өйләнешкәннәр, кагыйдә буларак, туйда гына танышкан.

Сюжет буенча мондый хәл яшь һәм кыю төп геройларны – бай сәүдәгәр Әскәрне һәм Солтан-Бәк кызы гүзәл Гөлчахраны канәгатьләндерми. Алар бу йолага каршы барачак.

Көнчыгыш биюләре һәм җырлары, көлкеле очраклар һәм мәхәббәт дуэтлары тамашачыларны ике сәгатькә әзербайҗан халкының искиткеч мәдәниятенә озатачак.

Башлану вакыты: 18.00 сәгатьтә.

Ә 19 апрельдә арт-резиденция труппасы тамашачыларны XVII гасыр Испаниясенә күчерер. Бу көнне драматург Лопе де Веганың әсәре буенча «Изобретательная влюбленная» спектакле күрсәтеләчәк.

Бу пьеса мәхәббәтне данлый, кешенең үз сайлавына һәм үз бәхетенә хокукын яклый, матур кызларны – зирәклек белән файдаланырга, ә егетләрне чын ираатлар булырга өйрәтә.

Спектакль фламенконың дәртле ритмнары, җырлары һәм чын кылычлар ярдәмендә сугышлар белән мулдан баетылган. Анда бөек драматургның комедияләренә хас булган барлык нәрсә дә бар: матур ханымнар һәм әдәпле ир-атлар, интригалар һәм көнчелек, көндәшлек һәм дуэльләр, хәйләкәр алдаулар һәм ялкынлы мәхәббәт аңлатулары.

Башлану вакыты: 19.00 сәгатьтә.

26 апрельдә тамашачы «Созвездие-Йолдызлык» театры артистлары белән бергә «60-нчы еллардагы Казан. Яшьлек. Азатлык. Мәхәббәт» музыкаль куелышында вакыт аралыгында сәяхәт итәчәк.

Музыка һәм шигырьләр вакыт машинасы булыр һәм 60-нчы елларга – илһам һәм өмет вакытына кайтарыр. Жанр буенча бу концерт та, спектакль дә, мюзикл да түгел, ә шатлык һәм күңелле истәлекләр бүләк итүче музыкаль кичә.

Монда музыкаль һәм драма театрлары берләшә, куелыш элекке җырларга бөтенләй яңа тормыш бирә. Һәркемгә таныш булган көйләр уникаль яңгыраш ала, алар төрле буыннарны гына түгел, ә чорларны да берләштерә.

Башлану вакыты: 19.00 сәгатьтә.

Яшь «Созвездие-Йолдызлык» театры Татарстан буенча гастрольләр белән актив шөгыльләнә.

4 апрельдә арт-резиденция артистларын Әгерҗе район мәдәният сараенда көтәчәкләр. Монда труппа “Ерак йолдыз яктысы” спектакленең рус һәм татар телендәге версияләрен күрсәтәчәк.

«Ерак йолдыз яктысы» спектакле шулай ук Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният үзәге (14 апрель) һәм Аксубай район мәдәният йорты (25 апрель) сәхнәләрендә дә куелачак.

20 апрельдә «Ерак йолдыз яктысы»н Кукмара районы мәдәният йортында карап була. Ә 27 апрельдә тамашачыларны Питрәч районы мәдәният йортына, «Аршин мал алан» музыкаль комедиясенә чакыралар.

Булачак спектакльләр турында тулырак мәгълүматны театрның https://teatryold.ru сайтында табып була.


Фикер өстәү