Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнаша

Киңәшмә темасы – санкцияләр шартларында ил сәнәгатен үстерү.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнаша. Киңәшмә санкцияләр шартларында ил сәнәгатен үстерүгә багышлап үткәрелә. Чара Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин катнашында уза. Утырышта сәнәгатькә ярдәм итүне көчәйтү, үсеш институтлары эшчәнлеген киңәйтү, технологияләрнең артта калу куркынычын булдырмау, инженер кадрлар әзерләү мәсьәләләре карала.
Дәүләт башлыгы Владимир Путин утырыш башында билгеләп үткәнчә, Россия сәнәгатен үстерү, индустриаль мөмкинлекләрен арттыру өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Күп кенә тармаклар санкция басымына дучар. Көнбатыштагы партнерларыбыз сәүдә-икътисадый һәм башка элемтәләрне өзде. Әмма Россия, икътисадый вазгыятьнең тотрыклы булып калуы өчен, барлык тырышлыгын һәм мөмкинлекләрен эшкә җигүгә иреште. Көнбатыш продукциясе Россиядә яки дустанә илләрдә җитештерелгән аналогларына алыштырылды. Чит ил җиһазларын һәм программаларын алыштыруга средстволар җәлеп ителә, ташламалы финанслауның яңа механизмнары гамәлгә кертелә, дип йомгак ясады Президент.


Фикер өстәү