Ринат Садыйков “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе премьерасында булды

Кичә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе Чеховның «Хамелеоннар» хикәяләре буенча режиссер Александр Туманов һәм режиссер-сценарист, Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты Дмитрий Платонов куелышындагы спектакльне тәкъдим итте.

Чараның әһәмиятлелегенә өч вакыйга сәбәпче. Беренчедән, арт-резиденция театр сезонын ачуы турында игълан итте. Икенчедән, “Хамелеоннар” – сезон премьерасы. Өченчедән, труппа беренче тапкыр Химиклар мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады: ул театрның ыакытлы йорты булачак.

Арт-резиденцияне әлеге вакыйга белән котларга ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде.
“Арт-резиденция артистлары тамашачыны ихласлык һәм фидакарьлек белән җәлеп итә. Алар зал белән эшли белә, тамашачыга аның спектакльдә аерылгысыз бер өлеше икәнен тоярга мөмкинлек бирә. “Хамелеоннар”да бу аеруча яхшы сизелә”, — дип белдерде министр.

Аның сүзләре буенча, арт-резиденция студентлар театрлары өлкәсендә эшләргә илһам бирә. “Бу хакта без театр директоры Дмитрий Туманов белән сөйләштек. Арт-резиденция ярдәмендә яшьләр арасында театр хәрәкәтен киңрәк үстерергә телибез, чөнки тулы күләмдә тормышка ашырылмаган потенциалга ихтыяҗ бар”, — дип белдерде Садыйков.

“Хамелеоннар” Чеховның “Хамелеон”, “Толстый и тонкий”, “Драма” һәм “Дипломат” хикәяләренә нигезләнгән. Бер-берсенә бәйле булмаган дүрт хикәяне авторның хатлары һәм язуларыннан өзекләр берләштерә. Вакыйга вокзал яны мәйданында бара, ул Чехов геройларының көтелмәгән очрашулары һәм көнкүреш коллизияләре, шәхси драмалары һәм трагедияләре урыны булып тора.

“Дүрт хикәяне ничек берләштерергә икәнен уйлап табарга кирәк иде. Без тимер юл образы бик уңышлы булыр дип уйладык. Антон Павлович бөтен ил аша үтәргә өлгергән. Өстәвенә, ул елларда Транссебер магистрале төзелә, ул, бер яктан, безнең чиксез Ватаныбызны берләштерә, икенче яктан, яңа чорның башлануын символлаштыра, өченче яктан, кеше юлын сурәтли. Безнең фикер буенча, бу – спектакль өчен искиткеч визуаль образ”, — дип аңлатма бирде Александр Туманов.

Бәхет һәм шәхси файда эзләп, спектакль персонажлары куелган шартларга яраклаша, җиңел генә мимика белән уйный, батырлардан – куркакларга, корбаннардан геройларга әверелә. Дмитрий Платонов сүзләре буенча, куелышның исеме шуннан барлыкка килгән.

Монда пластик спектакль, буффонадалар һәм хәтта гротеск та бар. Мондый караш Чехов хикәяләренең уникаль стилен чагылдыра, аларда юмор, сарказм һәм кайвакыт фаҗигалелек кушыла: алар кеше табигатенең күздән яшерен якларын ача.

“Кызыклы сюжет, көлдерә дә, уйланырга да мәҗбүр итә. Минем кызым Чеховны укымады, әмма спектакль аның хикәяләренә кызыксыну уятты. Аңа бу китапларны сатып алырга вәгъдә иттем”, – дип уртаклашты спектакльдән соң бер тамашачы.

Спектакльгә Пушкин картасы буенча килергә була. Куелыш рус әдәбиятын өйрәнгәндә мәгариф учреждениеләре укучылары һәм педагоглары өчен ярдәм булыр дип өметләнә театр.

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясенең матбугат хезмәте


Фикер өстәү