Трамвай-троллейбусларда йөрүгә яңача түләү кертелгәч, кондукторларны нинди язмыш көтүе турында аңлатканнар

Казанда 30дан артыграк трамвай-троллейбус кондукторсыз йөри инде. “Метроэлектротранс” алга таба барлык җәмәгать транспортын кондукторсыз түләү системасына күчерергә ниятли. Эшсез калган билет сатучылар нишләячәк? “БИЗНЕС Online” предприятиедән шул хакта белешкән.

Яңа түләү системасы гамәлгә кертелгәне үк кондукторсыз трамвай-троллейбуслар күренгәли иде инде. Кондукторларның җитмәвенә бәйле бу. Җәмәгать транспорты өчен кирәкле кондукторларның яртысыннан артыграгын табып булмаган: 600 вакансиядән нибары 350сенә генә кеше табылган.

Предприятие алга таба барлык җәмәгать тарнспортын яңа түләү системасына күчерүне күздә тота. Эшсез калган кондукторларга йөртүчелеккә укырга яисә предприятиенең контроль-ревизия бүлегенә күчәргә тәкъдим итәчәкләр.

Әмма “Метроэлектротранс”та билгеләп үтелгәнчә, барлык транспортны кондукторсыз түләүгә күчерү – тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Ул киләсе елда да дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: узган якшәмбедән Казанда кайбер җәмәгать транспорты кондукторсыз йөри башлады. 17 сентябрьдән 6нчы троллейбус маршруты билет сатучыдан башка гына эшли. 19 сентябрьдән 16 трамвай пассажирлары юл өчен мөстәкыйль түли. 20 сентябрьдә 13 нче маршрутның 12 троллейбусы һәм 2,3нче трамвай маршрутлары (6 трамвай) шул рәвешле эшләүгә күчте. 21 сентябрьдә исә 3нче маршрутның дүрт трамвае линиягә кондукторсыз чыкты.


Фикер өстәү