Диетолог моңа игътибарлы булырга киңәш итә.
Авыз кырыйларының ярылуы организмның чирләр турында сигнал бирүен аңлата. Шуңа күрә диетолог Лиза Афинская medikforum.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә моңа игътибарлы булырга киңәш иткән.
В витаминнары җитмәүгә, герпес, экзема, организмда су кытлыгына, башка авыруларга, хәтта шикәр чиренә бәйле булырга мөмкин икән бу.
Табиб әйтүенчә, тән тиресенең төссез, ап-ак булуы да организмдагы көйсезлекләр – кан басымы төшү, канда шикәр микъдары күбәю, аз канлылык турында сөйләргә мөмкин.
Көйсезлекләр турында “сөйләүче” тагын бер сигнал – ул да булса чәч коелу. Бу хәл организмга тимер, цинк, биотин, В төркеменә керүче кайбер витаминнарның җитмәвен, калкансыман бизнең начар эшләвен, аз канлылыкны аңлатырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat