17 сентябрьдә Казанның 6нчы троллейбус маршрутында сигез троллейбус кондукторсыз гына йөри башлаячак. Бу хакта “Метроэлектротранс” предприятиесенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
“Белгечләр кондукторсыз түләү системасы җиһазларын урнаштыруны төгәлләп килә. Җиһазлар урнаштырылгач, троллейбуслар маршрутларга чыгачак”, – диелгән хәбәрдә.
Шулай ук киләсе атнада 13нче маршрутның 12 троллейбусын, 4 нче маршрутның 16 трамваен, алга таба – 7 һәм 9нчы маршрут троллейбусларын, 1, 2, 3, 6, 8 маршрут трамвайларын кондукторсыз түләү системасына күчерә башлау планлаштырыла.