Казанда җәмәгать транспортын тоткарлаган QR-коды бумаган пассажирларга карата чара күреләчәк

“Метроэлектротранс” транспортны тоткарлаган QR-кодсыз пассажирларны җәзага тартачак.

QR-кодка ия булмавы сәбәпле транспортны тоткарлаган пассажирлар җәза чарасына тартылачак. Казанның “Метроэлектротранс” предприятиесе телеграм-каналында шулай дип белдерелгән. “Метроэлектротранс” иртәнге пик сәгатьләрендә транспортның туктап торырга мәҗбүр булуын каплауны таләп итәчәк”, – диелгән анда.
Билгеле булганча, 22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларсыз йөрүгә тыю кертелде. 18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга кагыла бу. QR-кодлар белән йөрү метрога да кагыла. Кодларны транспорт оешмалары хезмәткәрләре үзләре үк тикшерә.
“Метроэлектротранс” мәгълүматларына караганда, кичә иртәнге җиденче ярты тирәсендә “Восстание урамы” тукталышында 1нче трамвайда бер пассажир, QR-кодын күрсәтә алмаса да, транспорттан төшеп калырга теләмәгән. Шуңа полиция хезмәткәрләрен чакыртырга туры килгән. Алар кодсыз пассажирны трамвайдан төшереп, аңа карата административ беркетмә төзегән. Шуның аркасында транспорт хәрәкәте бер сәгатькә тоткарланган, тукталышка дистәләрчә трамвай җыелган. “Метроэлектротранс” транспорт хәрәкәтен тоткарлаудан оешмага 6,4 мең сум күләмендә зыян китерелүен исәпләп чыгарган.


Фикер өстәү