Татарстан АТП ассоциациясенең рәисе: QR-кодларны тикшерү белән кем шөгыльләнәчәген, аның нинди җиһазлар ярдәмендә һәм ничек башкарылачагын беләсе килә

Казанның җәмәгать транспорты вәкилләре автобусларда QR-код системасы кертелү турында язылган рәсми документ көтә. Әлеге документта яңа кагыйдәләр язылачак.

Татарстан АТП ассоциациясенең «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә оешма рәисе Сергей Темляков шул хакта язып чыкты.

«Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү турында пассажир ташучылар ТР Президенты катнашында узган иртәнге киңәшмәдә белде. Җәмәгать транспорты вәкилләре документ көтә, анда кагыйдәләр төгәл язылган булырга тиеш. Җәмәгать транспортында QR-кодлар керткәнче тагын ике атна вакыт бар, пассажир йөртүчеләр түгәрәк өстәл артында барлык нечкәлекләр буенча фикер алыша алачак», — ди Сергей Темляков.

Ул пассажир ташучы оешма вәкилләренең транспортта QR-кодларны тикшерү белән кем шөгыльләнәчәген, аның нинди җиһазлар ярдәмендә һәм ничек башкарылачагын белергә теләвен билгеләп үтте.

«Пассажир йөртүчеләр QR-кодларны полиция хезмәткәрләре тикшерергә тиеш дип саный. Аларга документлар тикшерергә һәм штрафлар салырга барлык вәкаләтләр дә бирелгән», — диелә аңлатмада.

Моннан тыш, хат авторы билгеләп үткәнчә, әгәр дә QR-кодларны тукталышларда тикшерсәләр, барлык автобусларның расписаниеләре үзгәрәчәк.

Шулай ук җәмәгать транспорты вәкилләре чикләүләр чорында, предприятиеләр банкротлыкка чыкмасын өчен, хөкүмәттән ярдәм итүне сорый.

Исегезгә төшерәбез, ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ковидка каршы чараларны катгыйландыруны әйткән иде. Ике атнадан соң 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен транспорт карталары вакытлыча эшләми башлый. Әлеге чикләүләр республикада Covid-19 таралу тизлеген киметергә тиеш. Әйтик, 7 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, соңгы тәүлектә 228 татарстанлы коронавирус йоктырган.


Фикер өстәү