Киләсе дүшәмбедә, 21 февральдә, коронавирус белән бәйле чикләүләрдә үзгәрешләр көтелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының карарында хәбәр ителә.
Элегрәк Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республикада QR-кодларны гамәлдән чыгару турында фикер алышулар хакында «кайбер чикләүләр үз актуальлеген югалта» дигән иде. Шулай итеп, 21 февральдән Татарстанда QR-кодлар гамәлдән чыгарыла.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда QR-кодлар буенча үткәрү системасы 22 ноябрьдән эшли башлады һәм җәмәгать транспортында кулланылды. 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцинация, медотвод яки соңгы ярты елда күчерелгән авыру турында QR-код күрсәтергә кирәк булды. Соңрак сәүдә үзәге, кафе, рестораннарга да QR-код белән керү тәртибе кертелде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat