Балчык чүлмәк – тәмле аш

Хәзерге вакытта кибет киштәләрендә савыт-сабаның ниндие генә юк! Әмма балчыктан эшләнгән савытка барыбер ихтыяҗ зур. Ник дигәндә, аңа салып әзерләнгән ризык аеруча тәмле пешә. Тирә-юньгә таралган хуш исе генә ни тора!

Балчык чүлмәк сатып алганда, иң элек тышкы “кыяфәтенә” игътибар итәргә кирәк. Балчык өслегендә кабарынкы, ярылып киткән, купшакланган урыннар булмаска тиеш. Су тутырып, тишелмәгәнлеген тикшереп карау да зыян итмәс. Ул шулай ук горизонталь өслектә тигез генә “утырып” торырга тиеш.

Балчык чүлмәк бик күп өстенлекләргә ия.

  • Ризык анда аеруча сыйфатлы һәм тәмле булып пешә. Балчык продуктның дымлылыгын һәм температурасын көйләү үзенчәлегенә ия чөнки. Анда ризык томаланып пешкәнлектән, бөтен файдалы витаминнары һәм матдәләре сакланып кала.
  • Тиешле температураны саклап тота. Балчык савыт бик әкрен суынганлыктан, анда пешерелгән ризык озак кына кайнар килеш саклана. Шул ук вакытта балчык кувшинга тутырылган эчемлек, берничә сәгать кояш күзендә торса да, җылынмый.
  • Балчыктан савыт-саба эшләүдә экологик чиста материал кулланыла. Организмнан шлаклар һәм төрле зарарлы  матдәләрне кууга, шулай ук чирләрдән котылуга ярдәм итә ул.
  • Дәвалау үзенчәлеге. Балчык кан тамырлары системасына һәм канның химик составына уңай йогынты ясый дип санала.

Балчыктан ясалган савыт-сабадан файдалану буенча киңәшләр

  • Яңа балчык савыттан файдалана башлаганчы, болай эшләргә: салкын су тутырып, газ мичендә кайнатып чыгарырга. Шуннан соң мичтән алып, суытырга кирәк.
  • Продуктларны тутырганчы, чүлмәкне зуррак кәстрүлгә яки ләгәнгә утыртып, 15 минут чамасы салкын суда тотарга. Чүлмәк суга тулысынча күмелергә тиеш. Судан алгач, сөртергә кирәкми. Киресенчә, чүлмәк кибеп беткәнче продуктларны тутыру шарт. Эш шунда: су балчык күзәнәкләренә кереп тула. Нәтиҗәдә, ризык җылына башлагач, тирәсе юка гына тышча белән каплангандай була. Сыеклык савыт тышы аша парга әйләнә башлый һәм нәтиҗәдә ризык парда пешә.
  • Ризык пешеп җитәргә 5-10 минут кала, чүлмәк газ миченнән алып куела. Ник дигәндә, савытның әле озак кына суынмыйча саклануы ризыкның мичтән алгач та әкрен генә пешеп утыруына китерә.
  • Балчык савыт-сабаны кул белән генә юарга кирәк. Сабын яки юу сыекчасы тидерү киңәш ителми, чөнки балчык исне һәм матдәләрне тиз сеңдерә. Ә зарарлы матдәләр ризыкка эләгергә мөмкин. Бик нык майланса, чүлмәккә су тутырып, 4 аш кашыгы чәй содасы өстәргә һәм төнгә калдырырга кирәк. Шуннан салкын су белән әйбәтләп чайкаганнан соң, корытып сөртергә, кәгазь сөлгегә астын өскә әйләндереп каплап куярга (балчык иркенләп “суласын” өчен). Җәй көне балчык савытны кояшта киптерү әйбәт.

Балчыктан эшләнгән савыт-саба, дөрес кулланган һәм “тәрбияләгән” очракта, хуҗасын тәмле ашлар белән сөендереп, бик озак хезмәт итәчәк.

“У Ризиды” 1,2,3 кибет-складларында балчыктан эшләнгән савыт-сабалар сайлау мөмкинлеге зур.

Казан шәһәре, Тэц урамы, 175нче йорт.

89673795721

89874107755


Фикер өстәү