«Агачларны сындырып бетерделәр»: кар өемнәре кая юкка чыга?

Быел кышның бәхете булды. Кардан диюебез инде. Авылларда да, шәһәр урамнарында да биек булып өелгән кар өемнәре күзгә ташлана. Бу күренеш авыл хуҗалыгы өчен сөенечле булса да, шәһәрдәгеләргә шактый мәшәкать тудыра. Шунлыктан кар эретү пунктларында да эшсезлектән тилмермиләр быел. Эшләре өч тапкыр арткан. Алып килгән карларны эретеп өлгермиләр, пункт янында озын чират хасил була. «ВТ» хәбәрчесе Казандагы кар эретү пунктларының берсендә булып, барысын да үзе күреп кайтты.

Шәһәр карының 60 проценты пунктта эри

Татарстанда, Казаннан кала, кар эретү пунктлары булу-булмау турында мәгълүмат ала алмадык. Республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы да хәбәрдар түгел булып чыкты.

– Пунктлар булган очракта да, шәхси яки район карамагында гына булырга  мөмкин, – диделәр министрлыкның матбугат үзәгендә.

Башкалада исә җиде кар эретү пункты бар. Аларның барысында бергә 11 камера эшли. Бер камера тәүлегенә 1500 куб метр кардан чистарта. Димәк, җиде камера барысы бергә тәүлегенә 7 мең тонна кардан чистарта дигән сүз. Исегезгә төшерәбез: Казанда беренче кар эретү пункты Портовая урамында 2007 елда төзелгән иде. Соңгысы 2020 елда Гадел Кутуй урамында ачылды. Без барган пункт иң зурларыннан санала. Аларның зурлыклары камера санына карап кына аерыла. Камера дигәндә, җирдәге тимер рәшәткәләрне күз алдына китерергә кирәк.

Карны 5 чакрым ераклыктан артык ташып йөрмәс өчен эретү пунктлары Казанның төрле районнарында урнашкан. Бу эшне дә җиңеләйтә, вакытны да янга калдыра. Төп авырлык исә Җиңү проспекты, Несмелов һәм Портовая урамнарындагы пунктларга төшә.

Казан башкарма комитетының эчке төзекләндерү комитеты бүлек башлыгы  Марсель Әхмәтҗанов әйтүенчә, шәһәр урамнарыннан чыгарылган карның 60 процентын кар эретү пунктларына алып киләләр. Калганнарын вакытлыча саклар өчен, билгеләп куелган махсус урыннарга ташыйлар. Пунктларында эшләр кимегәч, аларга да чират җитәчәк.

– Быел кар күп яуды. Урамнарны кардан һәм боздан чистарту тиешле тәртиптә алып барыла. Бүгенгә әлеге эшләргә 563 эшче һәм 391 техника җәлеп ителде. Кызганыч, төп проблема эшчеләр һәм машина йөртүчеләр җитмәүдә. Февральдә 39,5 мм күләмендә кар яуды. Бу инде айлык нормадан 28 миллиметрга артып киткән дигән сүз. Гадәттә, кышның соңгы һәм язның беренче айларында кар болай да күп ява торган иде. Әлеге кышкы сезонда Казан урамнарыннан 830 мең тонна кар чыгарылды. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 17 процентка күбрәк, – ди Марсель Әхмәтҗанов.

Белгеч сүзләренә караганда, кар эретү пунктларының эшләре өч тапкыр арткан. Эшчеләр тәүлек буе эшләсәләр дә, карны ташып һәм эретеп өлгермиләр. Шәһәрдәге барлык карны вакытында чыгарып бетерү һәм пунктларда чиратлар барлыкка килмәсен өчен башкалага тагын 12 пункт кирәк. Казанда әлегә дүрт камера төзергә планлаштырыла.

– Ул шәһәр үзәгендәге урамнарны кардан вакытында чистартырга ярдәм итәр иде. Шулай ук су чыксын өчен урам канализациясе станцияләрен дә реконструкцияләү  кирәк, – ди шәһәр җитәкчелеге.

Карны канализация сулары эретә

Без барып күргән кар эретү пункты Җиңү проспектында урнашкан. «Мега» һәм «Южный» сәүдә нокталары арасындагы әлеге объектны ерактан ук чамаларга мөмкин. Чөнки монда кар төягән «КамАЗ»лардан җыелган чират берничә чакрымга сузылган иде. Дөресен әйткәндә, эш тәртибен бераз башкачарак итеп күзаллаган идем. Чынлыкта кар эретү пункты менә мондый тәртиптә эшли.

Машиналар карны шәһәрнең төрле урыннарыннан алып килә. Пункт эчендә аны рәшәткә өстенә бушаталар. Кар арасыннан чыккан эре чүп-чар өстә кала, ә карны трактор эттергече белән рәшәткә арасына этеп төшерәләр. Рәшәткә астында канализациянең берничә фильтр аша чистартылган җылы сулары ага. Аның температурасы якынча 18–20 градусны тәшкил итә. Карны нәкъ менә шул сулар эретә дә инде. Суны шәһәрнең чистарту корылмаларына җибәрәләр.

Эретү пунктында тау-тау булып кар өелгән. Кар азрак яуганда алары булмый икән. Пункт янында чакрымнарга сузылган машина чираты да – гадәттән тыш күренеш, дип аңлаттылар безгә.

Бер машина йөртүче белән дә сөйләшеп алырга җай чыкты. Үзен Марат дип таныштырган абый Яшел Үзән районының бер авылыннан эшкә килеп йөри икән.

– Быел кар бик күп. Узган елларда болай булганын хәтерләмим. Карны төрле урыннардан ташыйбыз. Бүген мин, мәсәлән, «Весна» торак комплексыннан китерәм, – диде ул.

«Карны тиеш булмаган урыннарга да илтеп түгәсезме?» – дигән соравыма җавап итеп:

– Ә кая куеп бетерәсең аны? Күп бит ул, – диде. – Җитмәсә, пунктта чират торып күпме вакыт сарыф ителә. Тагын берничә пункт һичшиксез кирәк. Анысы – бер бәла. Икенчесе – юлларда теләсә ничек ташлап калдырылган машиналар. Менә шулар эшне бик нык тоткарлый һәм өстәмә мәшәкатьләр китереп чыгара. Машина йөртүчеләрне дә аңлыйбыз, ләкин алар урамнарны кардан чистартучыларга  авырлык китереп чыгара.

Кемгә чишелеш, кемгә проблема

Машина йөртүчегә биргән соравым юктан гына барлыкка килмәде, чөнки соңгы көннәрдә тиеш булмаган ураннарга кар өю очраклары тагын да арткан. Республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы безгә тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, ел башыннан ведомствода кар өю һәм кар чыгаруны оештырмау мәсьәләләре буенча 100 мөрәҗәгать кабул ителгән. Тиеш булмаган урыннарга пычрак кар чыгаруның 34 очрагы билгеле булган. 13 кешегә (физик һәм юридик затларга) административ материаллар төзелгән.

– Без М14 микрорайонында, Андрей Адо урамында яшибез. Йорт каршыбызда матур итеп агачлар утыртылган, посадка. Бер бер ай чамасы элек бездән ерак булмаган урынга пычрак кар китереп түгә башладылар, – дип мөрәҗәгать итте редакциягә Юлия Насыйбуллина. – Ул вакытта юлның каршы ягына бушаталар иде, зур-зур пычрак кар өемнәре барлыкка килә башлагач, йортта яшәүчеләр ризасызлык белдереп, Экология министрлыгына хат язды. Министрлыктан закон бозу очрагы расланган җавап хаты килгәч, машиналар карны безнең йортларга якынрак посадка артына аудара башлады. Монда да пычрак кар өемнәре барлыкка килде. Тагын хат яздык, бу юлы җавап кайтаручы булмады. Тик соңыннан без аның пычрак карны вакытлыча җыя торган махсус урын икәнлеген белдек.

Юлия Насыйбуллина фикеренчә, бу, беренче чиратта, табигатькә бик зур зыян сала.

– Матур гына үсеп утырган агачлыкка химикат ташыйлар. Агачларны сындырып бетерделәр. Нәтиҗәсен яз, җәй көннәрендә күрербез инде.
Икенчедән, көне-төне кар бушаткан арба тавышы колакны яра. Көндез алай ук сизелми, чөнки машиналар берәмләп кенә йөри. Ә төнлә дүртәр-бишәр машина килә. Алар бер дә туктап тормыйлар. Нәрсә эшләргә дә белмибез, – ди ул.

Экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, ярамаган урынга кар түгү  расланган очракта, гражданнарга 1–2 мең, вазыйфаи затларга – 10–30 мең, юридик зат булмаган эшмәкәрләргә 30–50 мең сум штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктатып тору, юридик затларга 100–250 мең сум күләмендә штраф яки шулай ук 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктатып тору каралган.

Пычрак кар чыгару очраклары турында республиканың экология җәмәгать кабул итү бүлегенә (843) 267-68-67 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук eco.signal@tatar.ru адресы белән хат та юлларга була. Болардан тыш, +79872169779 буенча «Ватсап» һәм «Телеграм» аша да хәбәр юллау мөмкинлеге бар.

Азнакай районы хакимиятенең матбугат үзәге хезмәткәре Лилия Миндубаева:

– Шәһәр янында пычрак кар өчен махсус урын билгеләнгән. Әлегә урамнардагы кар шунда чыгарыла. Ләкин эретү корылмасын сатып алу яки төзү планда бар. Быел, башка еллардан аермалы буларак, халыктан мөрәҗәгатьләр күп булды. Без аларны вакытында хәл итәргә тырышабыз. Авылларда проблема юк. Һәр авыл Советы юлларны карап, чистарттырып тора.

Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина:

– Карны, мөмкинлек булса, башка җиргә чыгарыр идек, чөнки быел ул бик күп. Тик әлегә урамнарны булдыра алганча киңәйтәбез генә. Барысы да шәп дип әйтеп булмый, ләкин биш авылда да юлларны машина узарлык итеп ачабыз. Авыл советы акчасы гына җитми, билгеле. Әле ярый «Әсән» хуҗалыгы ярдәмгә килә. Күчергән акча әллә кайчан бетсә дә, булышудан туктамыйлар. Барлык авылда да шул ук хәл. Район үзәгендә дә эретү пункты юк. Карны ике урында туплыйлар. Ярдәмгә хуҗалыклардан да машиналар килә. Чөнки кар күп, чыгарып бетерә торган түгел.

Зөһрә Садыйкова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү