Җәмәгать туклануы хезмәтенә төнлә эшләргә кайчан рөхсәт биреләчәген аңлаттылар

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе ике атнадан төнге эшкә кафе һәм рестораннарга рөхсәт бирүне яңарту мөмкинлеген караячак. Бу хакта ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«4нче санитар-эпидемиягә каршы комиссия карары нигезендә эшмәкәрләргә һәм юридик затларга рөхсәт бирү өчен безгә хәбәрнамәләр бирмәскә кушылды. Без бүгенге көнгә бу эшне якынча ике атнага туктаттык. Вазгыятькә карап, киләчәктә комиссия тарафыннан карар кабул ителәчәк», – дип искәртте спикер.

Хәзер төнлә 23 оешмага эшләргә рөхсәт ителә. Казанда 15 ресторан һәм кафеда хезмәт күрсәтергә рөхсәт иттеләр. Моннан тыш, Яшел Үзәндә биш җәмәгать туклануы объекты төн уртасыннан соң эшләргә мөмкин. Шулай ук Биектау, Азнакай һәм Зәйдә берәр рөхсәт алганнар, алар да төнлә дә эшли алалар.

Бу кафе һәм рестораннарга хезмәткәрләрне вакцинация узу турындагы сертификат белән генә эшкә алырга рөхсәт ителә.

Любовь Авдонина, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә кергән гаризаларны карарга өлгермәүләрен, санитар-эпидемиягә каршы комиссия төнге эшкә гаризалар кабул итүне яңадан башларга карар кылуга ук, эшкә керешәчәкләрен әйтте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәте карарына үзгәрешләр керткәннән соң, кафе һәм рестораннар төнге эшкә рөхсәт алырга мөмкин. Әмма алар барлык хезмәткәрләрне вакцинацияләгән очракта гына бирелә. Прививкага медицина буенча каршы күрсәтмә булган очракта гына искәрмә ясала.

/Татар-информ


Фикер өстәү