Владимир Путин транспортта QR-код белән йөрү тәртибен җентекләп өйрәнергә кушты

Транспортта QR-код белән йөрүне кертү өчен әлеге системаны Россия төбәкләрендә җентекләп эшләргә һәм тикшерергә кирәк. Бу хакта гражданнар җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча совет утырышында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Ул бу мәсьәләне игътибар белән өйрәнергә, транспорт системасының бу яңалыкка әзерлеген тикшерергә, ашыгыч карарлар кабул итмәскә һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәклеген искәртте.

«Без сезнең белән, профессиональ бергәлектә, барлык гражданнарның хокукларын гарантияли торган карарлар табачакбыз. Моның буенча игътибар белән эшләячәкбез һәм бернинди ялгыш карарлар да кабул итмәскә тырышачакбыз», — диде илбашы.

Җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар кертү турындагы закон проектлары Дәүләт Думасына 12 ноябрьдә кертелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле,  22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR-кодлар белән йөрү кертелде.


Фикер өстәү