Чаллы йортында шартлаудан зыян күргән кешеләр түләүләр ала башлады

Чаллы мэры Наил Мәһдиев боерыгы буенча 48/20 йортында яшәүчеләр финанс ярдәм ала башладылар.  Акча йортта теркәлгән кешеләргә түләнелә, дип яза район басмасы.

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта зыян күргән подъездда өемнәрне сүтү һәм җимерелгән конструкцияләрне сүтү эшләре бара. Киләсе атнада демонтаж эшләре төгәлләнер дип планлаштырыла.

10 нчы подъездда фатирларның торышын тикшергәннән соң 14 фатирга (берсенә ремонт эшләре тәмамланганнан соң күченәчәкләр), 12 нче подъездда 9 фатирга хуҗалары кайткан. Хәзер тораксыз калган кешеләр «Open City» кунакханәсендә яшиләр, аларга йортны тәртипкә китерү вакытына яшәү өчен уңайлы торак сайлап алыначак. «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләре һәм ветераннары «КАМАЗжилбыт» тулай торагына күченгән.

«Зыян күрүчеләрне тукландыру һәм яшәү урыннары өчен барлыгы 650 мең сум акча тотылды, — дип хәбәр итте Илья Зуев Шәһәр Советы утырышы барышында. — Шулай ук шәһәрдә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен исәп-хисап счеты булдырылды, анда 800 мең сумнан артык акча күчерелгән инде. Гадәттән тыш хәлгә битараф калмаучылар арасында — Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары: Илшат Шәех улы Фәрдиев, Андрей Владимирович Еланьтев, Жанна Евгеньевна Хәлиуллина, Эдуард Павлович Шаронов, Алексей Николаевич Горшков, Илдар Хәйдәр улы Галәветдинов. Шулай ук Картон-кәгазь комбинаты, „Масса-к“ ЯАҖ, Палитра, „Спецпокрытие“ акча күчерделәр».

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев битараф булмаган барлык гражданнарга көнкүреш газы шартлаудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

«Без кешеләрнең өйләренә кайтуларын тәэмин итү өстендә эшлибез, — дип ассызыклады ул. — Көн саен бу мәсьәлә буенча киңәшмәләр үткәрелә. Якынча исәпләүләр буенча, ремонт эшләренә 80 миллион сумга кадәр акча кирәк булачак, бу акчалар шәһәр һәм республика бюджетларыннан җибәреләчәк. Башта йорт, фатирлар торгызылачак, үткәрелгән анализдан соң юкка чыккан мөлкәт компенсацияләнәчәк».

/«Шәһри Чаллы»


Фикер өстәү