Вакцина ясаткан кешеләрдә коронавирус белән авыруның төп билгеләрен әйттеләр

Коронавируска каршы вакцинация Covid-19 белән авыру куркынычын сизелерлек киметә. Әмма кайбер очракларда зарарланырга да мөмкин, ул вакытта төп симптомнар — баш авырту, томау төшү һәм ютәл була ала.

Бу хакта инфекционист Томас Бенфилд һәм иммунолог Руне Хартманн Датское радиода (Danmarks Radio) сөйләде. Алар сүзләренчә, тиешенчә прививка ясалган пациентларның коронавирус йоктыруы «ыргылышлы инфекция» дип атала.

Коронавирусның симптомнарын өйрәнү һәм күзәтү өчен кулланыла торган иң зур мобиль кушымта (ZOE COVID Symptom Study) төзегән белгечләр мәгълүматларына караганда, вакцина ясаткан авыруларда еш кына баш авырту, томау, ютәл, тамакта авырту һәм төчкерү күзәтелә. Шул ук вакытта, тән температурасы күтәрелү һәм ис-тәм сизми башлау аларда сирәгрәк очрый.

Хартманн аңлатканча, авыруның никадәр катлаулы узу дәрәҗәсенә вакцинаның нинди булуы, кешенең яше һәм укол ясатканчыга кадәр нинди авырулары булуы йогынты ясый. «70 яшьтән өлкәнрәктәгеләрдә вакцинаның нәтиҗәсе алты айдан соң кими баруын күрәбез. Әгәр алар бу вакытта өченче укол ясатса, хәл яхшыра», — дип төгәлләштерде иммунолог.

Руне Хартманн, тирә-юньдәгеләргә авыруны йоктырмас өчен, хәтта тиешенчә прививка ясатучыларга да үзләрендә Covid-19 симптомнарын күзәтергә кирәклекне искәртте.

РФ Президенты Владимир Путин, пандемияне җиңү өчен вакцинация кирәклеген ассызыклап, инде берничә мәртәбә Россия халкын коронавирустан прививка ясатырга чакырды.


Фикер өстәү