Терапевт коронавирусның җиңел формасы вакытындагы симптомнарны санады

Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң инфекция йоктыру ихтималы сизелерлек кими, әмма кеше барыбер чирләп китәргә мөмкин. Тик бу очракта симптомнар әллә ни авыр булмый, диде терапевт Георгий Сапего Sputnik радиосына.

Белгеч аңлатканча, авыру симптомнары салкын тиюгә охшаш була.

«Ютәлләү, томау төшү, тамак авырту, тән температурасы 38 градуска кадәр күтәрелү, мускуллар сызлау, хәлсезлек. Физик йөкләнеш вакытында бераз тын кысылырга мөмкин», — дип санап үтте эксперт.

Бу коронавирус инфекциясенең авыр формасыннан (ул чакта теләсә нинди йөкләнеш вакытында тын бетә) сизелерлек аерыла. «Баш белән бәйле проблемалар (кешенең фикер йөртү сәләте начарая һәм үзен сәер тота), хәлсезлек күзәтелә һәм тән температурасы 39 градустан югарырак күтәрелә», — дип өстәде Сапего.

Мондый симптомнар прививка ясатмаган һәм төрле авырулардан интегүче кешеләрдә күзәтелә.


Фикер өстәү