Берничә шәһәр 2030 елга су астында калырга мөмкин

Дөньядагы алты эре шәһәр 10 ел эчендә су астында калырга мөмкин. Мондый нәтиҗә климатны өйрәнә торган Climate Central оешмасы мәгълүматлары нигезендә ясалган.

2030 елга ук су астында калу куркынычы янаган шәһәрләр исемлеген India Times басмасы бастырып чыгарды. Мәкаләнең авторлары бу шәһәрләрнең зур сулыклар белән янәшә булуын ассызыклый.

Су астында беренчеләрдән булып Амстердам калырга мөмкин, ул глобаль җылыну һәм диңгезләр күтәрелү корбаны була ала. Аннары Гыйракның Басра порты су астына китү ихтималы бар. Ул Фарсы култыгына коя торган Шатт-Әл-Гарәп елгасында урнашкан. Шәһәр сазлыкта тора, ул унъеллык ахырына су белән тула ала.

АКШта Яңа Орлеан да зыян күрергә мөмкин. Бу шәһәрдә үсеш алган дамбалар системасы бар. Әмма алар да артык күп судан коткара алмаска мөмкин. Су басу Адриат диңгездәге 118 утрауда урнашкан Венециягә дә яный.

Шулай ук Вьетнамның Меконг елгасы янындагы Хошимин шәһәренең дә су астында калу куркынычы бар. Шәһәр су астында тулысынча калмаса да, җирле халык даими су басулар белән очрашырга мөмкин. Бу исемлеккә Һиндстанның Калькутта шәһәре дә керә.


Фикер өстәү