Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуда актив катнаша»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәгариф министры, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең спорт буенча Баш идарәсе рәисе Әхмәд Бәлхул Әл Фәләси белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Әхмәд Бәлхул Әл Фәләси Казанга «Киләчәк уеннары» чараларында катнашу өчен килгән.

Рөстәм Миңнеханов министрга «Киләчәк уеннар»ын ачу тантанасында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бин Зәед әл-Нәхайянга Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар иткәне өчен зур рәхмәт белдерде. «Без аның белән озак еллар яхшы таныш һәм аның даими ярдәмен тоябыз , – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә элемтәләр киңәя. Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуда актив катнаша. Татарстан делегацияләренең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Инвестиция форумында һәм IDEX халыкара күргәзмәсендә катнашу өчен визитлары яхшы традициягә әверелде. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре үз чиратында Kazanforumда даими катнаша.

«Без ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирәбез. Мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Ислам дөньясының Россиягә һәм Россиянең ислам дөньясына никадәр зур кызыксынуын күрәбез», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россиядә ислам финанс моделен үстерүгә зур игътибар бирелә. Татарстан – партнер банкинг һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәкләрнең берсе. Хәләл индустрияне үстерү буенча да актив эш алып барыла. «Бу мәсьәләләрдә без шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән коллегаларыбыз белән хезмәттәшлек итәбез», – диде Татарстан Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Ислам мәгарифе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүнең зур потенциалын билгеләп үтте. Узган ел халыкара мәгариф министрлары форумының шәрәфле катнашучысы сыйфатында Казан шәһәренә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә мәктәп мәгариф мәсьәләләре буенча оешманың генераль директоры, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Гомуми белем һәм алдынгы технологияләр эшләре буенча министр урынбасары Мөхәммәд Әл Касем килгән иде.

Быелдан БГӘ БРИКСның рәсми әгъзасы булды. Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, Казанда ел дәвамында бу берләшмәдә Россия рәислеге кысаларында зур чаралар узачак, шул исәптән июнь аенда БРИКС уеннары. Октябрь аенда Казан БРИКС Дәүләт башлыклары саммитын кабул итәчәк.

Әхмәд Бәлхул Әл Фәләси Рөстәм Миңнехановка Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президентыннан сәламләү сүзләрен тапшырды, шулай ук Россия белән хезмәттәшлекнең стратегик характерын билгеләп үтте.

Министр «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасына чакыру өчен рәхмәт белдерде. «Без Россиядә спортны үстерүгә зур игътибар бирелүен күрәбез. «Киләчәк уеннары» – чын һәм виртуаль спортны берләштергән яңа формат. Бүген бу бик кызыклы һәм кирәкле», – диде ассызыклады Әхмәд Бәлхул Әл Фәләси.


Фикер өстәү