Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәһрәйн министрлары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәһрәйн министрлары белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Энергетика һәм инфраструктура министры Сухәйл Бин Мөхәммәд Әл Мазруи һәм Бәһрәйн Мәмләкәтенең Нефть һәм экология министры доктор Мөхәммәд Бин Мөбарәк Бин Даина белән очрашты. Очрашулар «Казан Экспо»да Татарстан нефть, газ, химия форумы кырларында узды.

«Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ничек үсүен күрәбез, сезнең уңышларга сөенәбез һәм сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Бүгенге көндә катлаулы геосәяси хәл. Без сезгә Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре сакланып калган һәм динамик үсеш алган өчен рәхмәтле», — диде Рөстәм Миңнеханов Сухәйл Бин Мөхәммәд Әл Мазруи белән очрашуда.

Ул ассызыклаганча, Татарстан БГӘ белән төрле яклы хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Моннан тыш, АСК һәм төзелеш өлкәсендә үзара ярдәм итешүнең уңай тәҗрибәсе бар. Әмирлекнең Tawazun холдингы Россия люкс автомобильләре җитештерүче «Аурус» проектын эшләтеп җибәрүдә катнаша. ТР Президенты «Аурус» заводы тиздән Komendant автомобилен серияле чыгаруга керешәчәген билгеләп үтте.
«Безгә ислам финанслары, хәләл индустрия, дәүләт хезмәтләре секторында активрак эшләргә кирәк. Без сезнең тәҗрибәгезне зур кызыксыну белән өйрәнәбез», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрга.

Сухәйл Бин Мөхәммәд Әл Мазруи үз чиратында форумга чакырганннары өчен рәхмәт белдерде. Ул Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы хезмәттәшлекнең үсүен билгеләп үтте. «Россия базары безнең өчен бик кызыклы, аерым алганда, без нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә телибез. Шулай ук без Татарстан белән элемтәләребезне дә бәялибез. Монда бик күп мөселманнар яши – бу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Ислам финанслары өлкәсендә хезмәттәшлек – бу аеруча игътибарга лаек», — диде министр.

Татарстан Республикасының БГӘ белән товар әйләнеше беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 14 млн. долларга җитте. КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, Горький ис. Зеленодольск заводы кебек предприятиеләр һәм башкалар хезмәттәшлекне үстерә.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Россия дәүләте Бәһрәйн Мәмләкәте белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. «Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлек үсешенә өлеш кертергә омтыла», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуның белән бергә, Татарстан Президенты Бәһрәйн белән хезмәттәшлекне үстерү зарурлыгын билгеләп үтте. «Бәһрәйнгә китерелә алырлык продукция номенклатурасы шактый киң. Бу – нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе, автомобиль шиннары, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазлары, авыл хуҗалыгы товарлары белән тәэмин итү», — диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты кунакларга бу елның Татарстан өчен үзенчәлекле ел булуын, республикада Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтүләрен хәбәр итте. Ул Бәһрәйн делегациясенә төп бәйрәм чараларында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, Нефть һәм экология министры Бәһрәйн республика Президентына Бәһрәйн Әмире исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Мөхәммәт Бин Мөбарәк Бин Даина Рөстәм Миңнехановка хезмәттәшлекне үстерүгә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Күргәзмә кысаларында без сезнең компанияләрнең потенциалы белән таныштык, алар белән аерым очрашулар үткәрергә әзер. Нефть чыгаруда һәм эшкәртүдә кулланыла торган технологияләргә таң калдым», – диде министр.


Фикер өстәү