Рөстәм Миңнеханов һәм Гарәп Әмирлекләре икътисад министры хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Абдалла бин Тук Әл-Маарри белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Без Россия — Әмирлек мөнәсәбәтләре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән элемтәләрне югары дәрәҗәдә тотарга тырышабыз», — диде ул.

2019 елда Татарстан Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше 20 млн доллардан артык булды. 2020 елның тугыз аенда бу күрсәткеч 9,3 млн доллар тәшкил иткән — биредә Covid-19 пандемиясенең Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисадына йогынтысы сизелде.

«Форум ярдәмендә без күргәзмә эшчәнлеге өлкәсендә әһәмиятле тәҗрибә туплыйбыз; чит ил инвестицияләрен турыдан-туры җәлеп итү, төзелеш һәм логистика, авыл хуҗалыгы, туризм, ислам финанславы һәм хәләл индустрия өлкәсендә Әмирлек бизнесы белән хезмәттәшлек итәбез», — дип өстәде республика җитәкчесе.

Шулай ук очрашу барышында КАМАЗ линиясе һәм суднолар төзү заводы буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү