Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, сентябрьдә республикада уртача айлык һава температурасы нормадан югарырак булыр дип көтелә.
Сентябрьдә төбәк территориясендә уртача айлык температура нормасы +11 градус тәшкил итә. Синоптиклар термометр баганалары әлеге чиктән югарырак күтәрелер дип саный.
Көзнең беренче аенда явым-төшем күләме нормаль чикләрдә булыр һәм ул 52 миллиметр тәшкил итәр дип фаразлана.