Газетага язылу

Фәрид Абдулганиев Максим Топилин белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Татарстаннан сайланган РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Парламентарийлар икътисадый сәясәтне законнар белән тәэмин итү, федераль һәм төбәк законнарын гармонияләштерү, илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру мәсьәләләре, шулай ук илнең Федераль Собраниесендә  республика инициативаларын алга җибәрү буенча уртак эш турында фикер алыштылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре