Бу хакта “РИА Новости” Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына таянып яза.
Шул ук вакытта Россиянең күпчелек төбәкләрендә, киресенчә, төлкеләр ишәйгән яки чама белән бер үк санда булып кала. Аерым алганда, соңгы елларда кимендә 11 төбәктә аларның нык үрчүе теркәлгән. Әйтик, Саратов өлкәсендә быел дүрттән бер өлешкә артып, якынча 11 мең башка җиткән. Әстерхан өлкәсендә әлеге күрсәткеч – 22 процентка (5,7 мең), Чукоткада ике ел эчендә – 20 процентка (8,3 мең) үскән. Ә кайбер төбәкләрдә кыргый хайваннар саны тотрыклы булып кала.
Шулай ук Пенза өлкәсендә, Яһүдәләр автономияле округы һәм Пермь краенда бик аз гына арту күзәтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез