Рөстәм Миңнеханов: Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләрен үстерүгә өлеш кертергә омтыла

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмирлегенең Нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры доктор Мөхәммәд бен Мөбарәк Бен Даина белән очрашты. Очрашу Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Бәһрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. «Безнең ил җитәкчеләрен халыкара һәм төбәк проблемаларның киң колачы буенча охшаш позицияләр, шулай ук конфликтлы ситуацияләрне җайга салу һәм янауларга каршы тору омтылышы якынайта», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россиянең Әмирлекне Якын Көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисадый һәм инвестиция партнеры итеп каравын билгеләп үтте. «Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында илегез белән хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш кертергә омтыла. Без Баәһрәйн Әмире Хәмәд бен Гайсә Әл Хәлифнең Татарстанга даими игътибарын тоябыз һәм аңа ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәтле», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәһрәйн делегацияләре KazanForum Халыкара икътисадый форумында һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышларында даими катнашалар. Шул ук вакытта Татарстан Рәисе сәүдә-икътисадый өлкәдә элемтәләрне активлаштыру кирәклеген билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан — Россиянең алдынгы һәм сәнәгате үсеш алган, күптәннән нефть чыгаручы төбәкләренең берсе. Республиканың нефть ятмалары 1943 елдан бирле эшкәртелә. Бөтен тарих дәвамында 3,5 млрд тонна нефть чыгарылган. Хәзерге вакытта республикада елына 36 млн тонна нефть чыгарыла, шуларның 23 млн тоннасы диярлек республиканың үзендә эшкәртелә.

«Татарстан — машина төзелеше республикасы. Без автомобильләр, самолетлар, кораблар, башка машина төзелеше продукциясе җитештерәбез. Сәнәгать товарларының яртысы экспортка китә. Шулай ук без — иң эре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең берсе. Шуңа күрә хезмәттәшлек юнәлешләре бик күп», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Бәһрәйннең Нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры республика Рәисенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм форумда Бәһрәйн делегациясенең эше турында сөйләде. «Без бүген күргәзмәдә катнашучы күп кенә компанияләр белән сөйләшүләр үткәрдек. Без бу күргәзмә Татарстан компанияләре белән эш башлау өчен уникаль мөмкинлек бирә дип саныйбыз. Без Татарстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез», — диде ул.


Фикер өстәү