Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Премьер-министры, варислы принц Сәлмән бен Хәмәд бен Иса Әл Хәлифә белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Манамага эш сәфәре кысаларында Бәһрәйн  Премьер-министры, варислы принц Сәлмән бен Хәмәд бен Иса Әл Хәлифә белән очрашты.

Әңгәмә вакытында яклар хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләштеләр. Варислы принц Татарстан Президентын Бәһрәйндә сәламләвенә шат булуын әйтте һәм сәфәр ике як мөнәсәбәтләре үсеше өчен файдалы булыр дип өметен белдерде.

«Бер-беребезне яхшырак аңларга һәм мөселман илләре белән бизнес алып барырга безгә уртак дин, шулай ук тарихи һәм мәдәни традицияләр ярдәм итә. Без ислам дөньясы белән актив хезмәттәшлек итәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү