Туган яктан күчтәнәч. Казанда икенче гуманитар ярдәм склады ачылды

300 тартма, 2 тонна йөк. Апас районыннан Казанга әнә шулкадәр күчтәнәч алып килделәр. Ватан алдында бурычын үтәргә киткән егетләргә ярдәм йөзеннән җыелган гуманитар йөкне саклау өчен башкаланың Киров районында икенче склад ачылды. Беренчесе тулган инде.

Әле бу көннәрдә генә эшли башлады ул. Атна башыннан бирле бирегә Чаллыдан, Менделеевск, Буа, Лаеш районнарыннан, башкала читендәге Усад бистәсеннән гуманитар йөк китерергә өлгергәннәр инде. Зур ярдәмнең чираттагысы Апас районыннан килде. Бу райондагы «Яшьлек» яшьләр үзәге җитәкчесе Илдар Салаватов сүзләренә караганда, районнан җибәрелгән икенче гуманитар ярдәм бу. Аңа кадәр Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә 20 тонна гуманитар йөк җибәргән булган алар.

– Бу эш алга таба да тукталмаячак. Район халкы бу изге эшкә кулыннан килгән кадәр үз өлешен кертте. Бүген бирегә 2 тонна чамасы йөк китердек. Тартмаларга шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек, дарулар тутырылган, – ди Илдар Салаватов.

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте координаторы Тимур Сафин сүзләренә караганда, районнан килгән гуманитар ярдәм җентекләп тикшерелә. Тартмаларны бушатып, анда салынган әйберләрне барлап, озатырга әзерлиләр.

– Йон оекбаш белән кайнатма бер тартмада саклана алмый бит инде. Шуңа күрә складка килгән гуманитар ярдәмне яңадан «сүтеп җыябыз». Республика халкы бу эшкә бик җаваплы карый. Фронтка атап җыелган ярдәм әле дә килә тора. Гуманитар ярдәм шулкадәр күп, хәтта аларны бер складка гына сыйдырып бетереп булмый башлады. Шуңа күрә икенчесен ачарга туры килде. 1000 кв. метр мәйданлы шундый иркен, чиста яңа складыбыз бар хәзер, – ди Тимур Сафин.

Татарстанда барлыгы 60 гуманитар ярдәм кабул итү пункты бар. Шуларның 18е – Казанда. Аннары аларны ике зур складка җыялар. Склад хезмәткәрләренә волонтерлар ярдәм итә. Районнардан килгән гуманитар ярдәмне бушату, санаудан алып, олы юлга озатырга әзерләү кебек эшләрнең барысында да катнаша алар. «Пандемия вакытында ярдәмнең никадәр мөһим икәнлегенә бер инанган идек инде. Бүген менә шушындый катлаулы чорда да солдатларыбызга аз гына булса да ярдәм итә алуыбызга шатбыз. Тартмаларга әйберләрне илләребез тыныч булсын, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын дигән изге теләк белән тутырабыз», – ди «Волонтер медиклар» хәрәкәте активисты Әдилә Нәбиуллина.

Ил-көнгә зур сынау килгән көннәрдә ярдәмнең артыгы юк. «Бик күп кеше, берләшмә, оешмаларның көче кергән зур эш бу. Гуманитар ярдәм җыю эшенә өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт. Мондый чакта бердәм булсаң гына тормыш бара», – ди Тимур Сафин.

Яңа гуманитар ярдәм складында җыелган йөк 9 ноябрь көнне Лисичанск шәһәренә озатылачак. Тагын ике атнадан зур гуманитар ярдәм колоннасы юлга кузгалачак.

Исегезгә төшерәбез: өлешчә мобилизация башлануга, республикада «Ярдәм янәшә!» иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары яңадан эшкә кереште. Хәтерләсәгез, ике ел элек тормышыбызга «коронавирус» дигән зәхмәт үтеп кергәч тә, әлеге хәрәкәт волонтерлары иң беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыкты. Хәзер алар мобилизацияләнгән егетләргә кирәк-яраклар җыю, аларның гаиләләренә ярдәм итү, бушлай юридик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

– «Ярдәм янәшә!» иҗтимагый хәрәкәте оештырган гуманитар ярдәм җыю пунктларының адресы һәм эш графигы белән «ярдәм.рф» сайтында танышырга мөмкин.

– Волонтерлар ярдәменә мохтаҗ кешеләр 8(800) 350-02-16 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. «Ярдәм янәшә!» хәрәкәтенә кушылырга теләгән кешеләргә дә шушы номер буенча шалтыратырга кирәк. Шалтыратулар иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр кабул ителә.

– Шулай ук әлеге QR-код ярдәмендә матди ярдәм күрсәтергә мөмкин.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү