101 яшьлек Самра Бикмеева: «Сугыш безне аямады»

Дүрт ел буена Бөек Ватан сугышы юлларын үткән, Берлинга кадәр барып җиткән Самра Бикмеева турындагы «үтә яшерен» тамгасы белән билгеләнгән серләрне без узган ел, аңа 100 яшь тулгач кына белдек. Дөресрәге, ул, юбилей белән котларга килгән Татарстан Президенты белән гәпләшә торгач, ничектер ачылып китәргә булган. Рөстәм Миңнеханов бу батыр милләттәшебез турында китап язарга кирәк дигән фикергә килә.

Бер ел буена Самра апаның сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң, журналист Татьяна Вафина бу фикерне тормышка ашыра. Китап «Красивая» дип атала. Ни өченме? Сугыштан соң хәрби разведкада агент булып хезмәт иткән Самраның кушаматы «Красивая» була. Исеме җисеменә туры килеп торгандыр дип уйларга кирәк. Хәтта Президент та котларга килгәч, җиңел гәүдәле, ачык йөзле бу ханымның 100 яшьлек булуына ышанып җитми, күрәсең. Ярдәмчесенең колагына пышылдап: «Ничә яшь дип әйттегез әле?» – дип сорый. Җавапны ишеткәч, Президент үзалдына гына: «Чибә-ә-әр», – дип әйтеп куя.

Самра Бикмеевага исемен күп тапкыр алыштырырга туры килә. Әлбәттә инде, үз ихтыяры белән түгел. Тугач та, әти-әнисе аңа Самира дигән бик матур исем куша. Әмма теркәгән вакытта «и» хәрефен төшереп калдыралар да, ул Самрага әйләнә. Акушерлык мәктәбендә укыганда аны Светлана дип атыйлар. Сугыш кырында кыска гына Соня дип йөртәләр. Сугыштан соң, разведчик буларак, һәр легендага бер исем ябышып кала: Милена, Элишка, Мэри…

«Халык дошманы» кызы

Самраның әтисе Сабир бик белемле мулла була. Властька советлар килгәнче алар җитешле генә яшиләр. Әмма инкыйлабтан соң, әбисе әйтмешли, ул муллыкны «сыер ялап алган» кебек була. Ул гынамы соң? Әтисен караңгы төндә алып киткәннән соң, 10 яшьлек кызны әнисе, ике абыйсы, бер сеңлесе белән кыш уртасында салкын мунчага куып чыгаралар. Буа районындагы Самра туып үскән Килдураз авылында укырга китәргә ашкынып торучылар күренми. Ә инде «халык дошманы» баласына бу хакта уйлыйсы да юк. Тик уку теләге шундый көчле. Кыз качып диярлек, бер сүз русча белмәгән килеш Казанга китә, акушерлар мәктәбенә укырга керә. Сеңлесе Наилә дә апасы янына юл тота. Казанга килү беренче чиратта кызга нәрсә бирә? Аның телләргә сәләте ачыла. Ул камил итеп рус телен генә өйрәнеп калмый, чех, немец, инглиз телләрен дә үзләштерә. Сеңлесе Наилә дә шәфкать туташы булып фронтка китә, аннан кайткач, белгечлеге буенча мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында эшли.

Сугыш

Сугыш каникулның беренче көнендә башлана. Самра белән Наилә зачетларын тапшыралар да авылга кайтырга җыеналар. Теләкләре дә изге: Казанга рөхсәтсез киткәннәре өчен әтиләреннән гафу үтенергә уйлыйлар. Самра инде акушерлык мәктәбен тәмамлап та килә. Кәефе шәп: берәр туганы чирли калса, шундук ярдәмгә киләчәк. Тик шулвакыт урамнан сабакташы Люсяның тавышы ишетелә:

– Тизрәк мәйданга чыгыгыз. Анда репродуктор аша сугыш башлануын хәбәр иттеләр…

Шулай итеп кызларның планнары чәлпәрәмә килә. Светлананың (аны мәктәптә шулай дип йөртәләр) йөрәге кага башлый. Аннан соң инде ул фронтка, яу кырына эләгүен аңышмыйча да кала. 1941 елның 1 августында хәрби госпитальгә чакырыла. 1942 елда Мәскәүгә медицина хезмәте ротасына күчерелә. 1943 елда аны маршал Жуков командалыгындагы Көнбатыш фронтка җибәрәләр. Кече лейтенант званиесендә операция шәфкать туташы булып хезмәт итә. Бигрәк тә Курск – Орел дугасында хәлләрнең авыр булганлыгын искә ала. Украина, Белоруссия, Латвия, Литва, Польшаны азат итүдә катнаша.

Күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены (1946), «Почет билгесе» (1957), II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985), шулай ук дистәләгән медаль белән бүләкләнә. Алар арасында «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Сугышчан хезмәтләр өчен» дигәннәре дә бар. Самра Бикмееваның архивында Советлар Союзы маршаллары Иосиф Сталин һәм Георгий Жуков имзасы куелган Рәхмәт хатлары да саклана. Аларның һәрберсе данлы сугыш көннәрен хәтерләтә.

Василий

1953 елның февралендә Самра Бикмееваны көтмәгәндә Мәскәүгә, Сталин янына чакыралар. Оекбаш ямап утырган чагы була аның. Куркуыннан хәтта кулындагы энә белән җебе дә идәнгә төшеп китә. «Мине Мәскәүгә, квалификацияне күтәрү курсларына чакыралар. Озакка сузылырга да мөмкин», – дип әйтә ул сеңлесе Наиләгә. Үзе уйлана. Нинди гаебем бар? Василий өченме икәнни? Әмма бу хакта Сталин белмидер, мөгаен.

…1943 елның сентябрендә госпиталь янындагы аэродромга самолет төшеп утыра. Очучы кабинадан сикереп төшә дә канга баткан иптәшен шәфкать туташлары кулына тапшыра. Операция ике сәгать ярым дәвам итә. Яралы егетне коткарып калалар. Самра һава суларга чыга. Василий һаман көтә икән әле. «Сезнең дустыгыз исән калачак. Вакытында китереп җиткергәнсез», – ди аңа кыз. Соңыннан яраланган очучының Мамука Габелия булуы да, Василийның кем икәнлеге дә ачыклана. Василий бер атнадан иптәшенең хәлен белергә кабат килә. Янып торган өрәңге яфракларыннан кызга гөлләмә бүләк итә. Мамуканы килеп алырга вәгъдә бирә. Әмма килми. Самра моның сәбәбен сугыштан соң гына белә.

Казанда алар кабат очрашалар. Госпитальгә Василийны бик авыр хәлдә китерәләр. Кыз аны башта танымый да. Соңрак исә барысын да искә алып, озак кына сөйләшәләр. Казанга сөрелгән бу кешенең язмышы Самраны бик дулкынландыра. Ә теге вакытта, Мәскәүгә баргач, ул Сталин янына керә алмый. Юлбашчының үлеме турындагы хәбәрне ишетеп, кире кайтып китә.

Берлин

1945 елның маен Самра Берлинда каршылый. Рейхстагның яулап алынуын күрә.

– Без ул чакта аның әһәмиятен әллә ни аңлап та бетермәгәнбез инде, уйламадык та, – ди ул, Рейхстагта автограф калдыра алдыгызмы, дигән сорауга җавап итеп.

Бервакыт шулай кызлар белән урамнан әйләнеп керергә булалар. Бөтен җирдә – җимереклек. Сугыш беткәнгә, җиңү килгәненә ышанасылары да килми. Койма янындагы бер зур ташка ял итәргә утырулары була,  бер баланы якасыннан тоткан фриц килеп чыга. Сабый җансыз курчак шикелле аның кулында чайкала, үзе ачыргаланып елый. Кызлар аны коткарырга ашыгалар. Самра (ул сугыш кырында Соня була) фрицка ябыша. Тегесе көтелмәгән бу хәлдән егылып китә, кызга ташланып, өстенә килеп төшә. Шулвакыт ату тавышы ишетелә. Канау артыннан совет солдаты күтәрелә.

– Мин Гази исемле. Иптәшләрем Гена дип йөртәләр, – дип таныша ул кызлар белән.

Соня канатланып китә:

– Бу безнең татар исеме бит!

– Әйе, мин – башкорт татары, Башкортстаннан.

– Ә мин татар татары.

– Кызлар, госпитальнең кайдалыгын белмисезме? Рейхстагка байрак элгәндә азрак эләгеп китте менә.

– Байракны элдегезме соң?

Соня аның канга баткан колагын, кулын шунда гына искәреп ала. Колагы инде шактый гына шешеп тә киткән. Госпитальдә Самрага операция ясарга кушалар. Кыз егетне кыйпылчыклардан чистарта.

…Тирә-якта шау-шу, барысы да җиңү килгәнгә шатлана. Өйләренә кайту турында хыялланалар. Соняның да шатлыгы эченә сыймый. Тиздән туган авылы Килдуразны, Казанны, әтисен күрәчәк бит. Иптәш кызларына китәргә рөхсәт бирделәр инде. Аңа гына һаман хәбәр юк.

Көн артыннан көн үтә, хисләргә бирелгән шаукым бетә, Самраның кинәт кенә кәефе төшә башлый. Иң кадерле кешеләрен – ире Михаил белән улын югалту кайгысы аңа төшенкелек китерә. Аларның никахларын госпиталь хирургы теркәгән була. Миша минада шартлап һәлак булганның икенче көнендә Самра үле бала таба. Куркыныч мизгелләр искә төшеп, кинәт кенә тормышының мәгънәсе югалган кебек була. Менә шул вакытларда НКВДдан Анисимов атлы кеше килеп, хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясый да инде. Башта ул аңа «җиңел» задание бирә: һәлак булган полковник Зверев урынына куелган яңа баш табиб артыннан күзәтергә куша. «Берәр шикле әйбер булса, син миңа хәбәр генә итәрсең, мин гел күрше вагонда булам», – ди. Шулай итеп, Самра Бикмеева агент булуын сизми дә кала.

Разведка

1943 елда дуслык, үзара ярдәм, хезмәттәшлек турында СССР белән Чехословакия арасында килешү төзелсә дә, совет хәрби разведкасы сугыштан соң бу илгә агент җибәрергә карар кыла. «Халык дошманы» кызы булудан, ачлык, хәерчелектән интегеп яшәгән, сугышта ирен, баласын югалткан Самра өчен бу тәкъдим буламы, әллә инде боерыкмы – боларның берсе дә роль уйнамый. Эш аны үзе сайлап ала. Әмма шымчылык итү генә күңеленә ятып бетми. Әле ярый аның беренче чираттагы максаты билгеле бер кешеләрнең эшчәнлеген дөрес юнәлешкә кертеп җибәрү була.

1948 елда ул Румыния башлыгы Константин Йон Пархон белән таныша. Аның бурычы – Үзәктән килгән заданиеләрнең үтәлешен тикшерү һәм бу хакта тиешле җиргә хәбәр итү. Агент белән Президент арасында хәтта «мәхәббәт тә кабына». Милена-Самра ул рольне дә уйнарга тиеш була. Әмма сипкелле, шаян Мишасы яулап алган йөрәген ул беркемгә дә ачарга җыенмый. Соңрак, вазгыять катлауланып китеп, кызның агент икәнлегенә төшенгән, бик хәтере калган Президентны разведчик әллә ни кызганмый да кебек. Шулай тиеш дип таба. Әмма Константинның фотосын әлегә кадәр саклый ул.

1950 елда Самра Бикмеева Казанга кайта. 3 нче номерлы балалар табу йортына акушерка булып урнаша. Аннан хәрби госпитальдә, хәрби частьларда эшли. 1985 елда лаеклы ялга чыга.

Самра апа бүген сеңлесе Наиләнең кызы Гөлсинә Галләмова белән яши.

«Сугыш мәхшәре әле дә булса төшегезгә керәме?» – дигән сорауга ул болай җавап бирә:

– Гомер үткән саен андагы вакыйгалар ешрак искә төшә, төшкә дә керә. Мин баштарак сугыш турында кино да карый алмый идем. Чөнки чынбарлык бик күпкә куркынычрак. Шуңа да күз алдына китерәсем дә килми. Әтием дүрт ел буена Беренче Бөтендөнья сугышында булган, ярты ел җәяүләп өйгә кайткан. Ул да андагы кичерешләре турында искә алырга яратмады. Бөек Ватан сугышы да безнең гаиләне аямады: ике абыемны алып китте. Олысы Таһир 1942 елда Донбасс өчен сугышканда, икенчесе Наҗи 21 яшендә Сталинградта һәлак булды.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: «Татар-информ»

 


Фикер өстәү