Берлинны алган Түбән Әзәк авылы егете язмышы

Бөек Ватан сугышы музее хезмәткәре Михаил Черепанов, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, ниндидер сәбәпләр белән  бүләктән коры калган милләттәшебез   Гарәпша Шаһимәрдәнов  документларына 2015 елда очраклы гына юлыга. Бу исем аңа  танкта иң беренче  булып Берлин шәһәренә бәреп кергән өчен бирелергә тиеш була.  Эзтабар шундук  балаларына хәбәр итә.

Батырлык

1945 елның 22 апрелендә  якташыбыз, Арча районының Түбән Әзәк авылында туып үскән Гарәпша Шаһимәрдәнов «Шерман М4А2» танкында Берлинга бәреп керә. Аның бүләкләү кәгазендә болай дип язылган: «1945 елның 22 апрель төнендә, разведкада хәрәкәт итеп,  капитан Шаһимәрдәнов Густав-Адольф-штрассе буйлап беренче булып Берлинга бәреп керә.  Танкка каршы кулланылучы өч тупны һәм дошманның  50 солдатын һәм офицерын  юк итә. 24 апрель көнне батальон, дөрес маневр ясап,  кичүне кулга төшерү максаты белән Гоген-Цоллерн  каналына чыга. Шаһимәрдәнов  ротасы белән  дошман тылына керә һәм һөҗүм ясый. Нәтиҗәдә 45 танкны һәм үзйөрешле коралны кулга төшерә, дошманның 60ка якын солдатын һәм офицерын  юк итә. 1 май көнне Берлин-штрасседа кичү өчен сугышта алгы сафта була. Дүрт танкка каршы тупны, ике зенит тубын, 95 дошман солдаты һәм офицерын юк итә…»

Билгеле булганча,  совет гаскәрләре Берлинны 25 апрель көнне штурмлый башлый. Димәк, капитан Шаһимәрдәнов «Өченче рейх» башкаласын рәсми документларга караганда  өч көн алдан алган булып чыга.  Штурм барышында да ул  үзенең Америкада җитештерелгән «иномарка»сында тагын бер ыргылыш ясый: дошманның 50дән артык бронялы машинасын юкка чыгара.

Мюнхгаузен

Гарәпша абый  шушы батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән  бүләкләнә.  Герой исеменә тәкъдим ителгән, «яшерен» булып калган документны үз күзләре белән күрергә өлгерми, бакыйлыкка күчә.

Әлбәттә инде, кулда документ булмагач, бу хакта белүче дә булмый. Дөрес,   бәйрәмнәрдә  өстәл янында җыелышып утырганда, сугыштагы вакыйгаларны искә төшергәли ул. Алтын Йолдыз орденына тәкъдим ителгәнен дә әйтеп куйгалый. Әмма авылдашлары бу сүзләрне чынга алмыйлар, арттырасың дип, аңа хәтта Мюнхгаузен дип кушамат та тагалар.

Сугышка кадәр Гарәпша  Саба районында   яши.  Кызыл Армиядә хезмәт итә. Тормыш корып, ике кыз үстерәләр.  1941 елны үзе теләп фронтка китә. Район хәрби комиссариатыннан аны  Брянск фронтының 118 нче танк бригадасына курсант итеп җибәрәләр. 1943 елның июненнән Бронетанкка каршы Казан югары  офицерлар мәктәбенә тыңлаучы итеп билгелиләр.  1944 елның апреленнән 37 нче механикалаштырылган   бригада составында Америкада җитештерелгән «Шерман М4А2»  танкларында сугышучы взвод белән җитәкчелек итә. 1945 елның гыйнварыннан танк ротасы командиры була. Берлинны алганда, рейхстагка 400 метр кала, аның үзенә дә һөҗүм итәләр, танк яна башлый.  Уллары әйтүенчә, рейхстахка барып җитеп, имза куя алмавы аның гомерендә иң зур үкенеч була.

Хәтер яңарту

Уллары дигәннән, гаиләдә ике кыз янына өч ул  әтиләре сугыштан кайткач дөньяга килә. Бүген Теләчедә гомер итүче улы Альберт абый белән без дә элемтәгә чыктык.

– Михаил Черепановтан әтиебез турында хәбәр килгәч, җыелышып еладык, – диде ул. Бу юлы да түзә алмады, тавышы калтырап китте. – Әтиебез Берлин турында әллә ни сөйләргә яратмады. Беренче булып кердем дигәне дә булмады. Күбрәк Курск дугасында  барган  сугышларны искә ала иде.  Ә Берлиндагысы турында исә: «Йортлар танклар өстенә җимерелеп төшеп, күпме иптәшләрем шунда ятып калды. Мин  үзем дә яна башлаган танктан шуышып чыгып, подвалда сугыш тынганын көтеп яттым, аннары үзебезнекеләрне эзләп таптым», – дип сөйләгәне хәтердә калган.  Сугышка кадәр ул Саба районы  Сатыш мәктәбендә директор, аннан мәгариф бүлегендә эшләгән. Сугыштан соң  пенсиягә чыкканчы Шытсу мәктәбендә башта укытучы булды, аннан директор вазыйфаларын башкарды. Аны бүген дә белүчеләр бар әле, бик яратып искә алалар. Мәктәптә мемориаль такта куйдылар. Әтинең кабере дә шул авылда.  Чардуганын тәбәнәк итеп рәтләп куеп булмасмы икән,  дип хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткән идем.  «Без 1991 елдан соң вафат булган ветераннарга гына хезмәт күрсәтәбез», – диделәр. Башка искә алган кеше юк. Ул яктан Арчага  рәхмәтем зур. Әтинең туган авылына зурлап кунакка чакырдылар. Материал җыеп, Иске Кырлай мәктәбендә стендлар ясаганнар. Дөрес, авылда әтиемне белүчеләр калмаган инде. Әмма хәтерне яңарта белгәннәр.  «Казан арты» музеенда да  экспонатлар күп.

Беркем дә комачауламый

Мәгълүмат чыганакларында якташыбызның зур бүләктән коры калуын төрлечә фаразлыйлар.

Беренчесе. Берлинны штурмлау  1945 елның 25 апрелендә генә башланган.  Капитан Шаһимәрдәнов исә  өч көн алдан һөҗүм башлаган.   Димәк, аның батырлыгын рәсми төстә берничек тә күрсәтеп булмый. Мөгаен, бу – иң төп сәбәпләрнең берседер.

Икенчесе. I Белоруссия фронтының бронетанклар гаскәре командующие  Орел, бик күп бүләкләргә ия булса да,  Советлар Союзы Герое исеменә лаек булмаган. Беркетмәгә имза куйган өч генерал тәкъдиме белән, бәлки, ул шуңа да килешә алмагандыр, Бөек Ватан сугышы ордены җитәр дип уйлагандыр.

Өченчесе. Дөреслеккә әллә ни якын килмәсә дә, бик булырга мөмкин дип уйланыла. Берлинга беренче булып Америкада җитештерелгән танк бәреп кергән.  Өч тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Александр Покрышкин да  батырлыкларын Америкада җитештерелгән «Аэрокобре» самолетында  эшләгән. Әмма совет вакытында  бу хакта бөтенләй телгә дә алмаганнар.

Хәер, бу сорауга җавап табу бүген мөһим дә түгел инде.  Кулыбызда нинди генә документлар булса да, без берни дә үзгәртә алмыйбыз, чөнки Советлар Союзы дип аталган ил үзе юк. Әмма  каһарманнарыбызны мәңгеләштерергә безгә беркем дә комачауламый бит. Бу хакта Михаил Черепанов та үз фикерләрен җиткерде.

– Мин  бу хакта бик күптәннән сөйләшүләр алып барам, – диде ул. – Ахыр чиктә геройның бер районда туып, икенчесендә яшәве ниндидер каршылык китереп чыгарды. Арчалар өлгерлек күрсәттеләр, билгеле. Әмма мондый бүлешүне бөтенләй кирәк түгел дип саныйм. Мондый геройларны без республикада гына түгел, ил күләмендә хөрмәтләргә тиешбез. Мәсәлән, Сабада берәр аллеяга Гарәпша Шаһимәрдәнов исемен кушсалар, ничек әйбәт булыр иде. Аны, чыннан да, Арчада белүче юк. Хәтерне яңартырга кирәк. Ә Сабада ул эш-гамәлләре белән халык күңелендә.

Фәния Әхмәтҗанова  


Фикер өстәү