Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов: «Гел тәти генә булып булмый»

Мин аны күптән көткән идем. «Исәнмесез?» фильмының төп герое Тимерланны уйнаган Чаллы драма театры артисты Инсаф абый Фәхретдинов белән әңгәмә әнә шулай башланды. Хәер, «уйнаган» дип әйтү дөрес булмас, әңгәмәдәш тә кабул итмәс иде аны. Чөнки әлеге картина аның өчен – күңел бушату, ихластан сөйләшү.

– Инсаф абый, татар киносы бар дип авыз тутырып әйтер өчен безгә нәрсә җитми?

– Бездә, сеңлем, әлеге тармакны финанслаудан кала, бар да бар. Менә дигән белгечләребез бар.  Шәп режиссерлар, оператор, актерлар, гомумән, команда бар. Безгә рус киносына булган мөгамәлә генә җитми. Мәскәүләр фильм төшерсә, финанслар әнә нинди була! Үзебезнекеләргә  исә игътибар тыйнак кына.

Тыйнаклык дигәннән. Баксаң, кино өчен шәп актерларыбыз да җитәрлек икән бит! Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Түбән Камада күреп бетерелмәгән актерлар шактыйдыр әле. «Исәнмесез?»дә Әлмәт, Чаллы театрлары актерлары катнашты. Берсендә дә ясалмалык сизелмәде. Хәер, бусы инде режиссердан тора. Илдар Ягъфәров «Күктау», «Югалту» кебек картиналары белән  татар киносы башында торды дисәм, ялгыш булмас. «Исәнмесез?» картинасы белән исә татар киносын профессионаллар рәтенә чыгарды.

– Фильмда милли җанлы табибны уйнадыгыз. Әлеге образ сезгә ни дәрәҗәдә аваздаш?

– Ул образ миңа бик якын иде. Аның прототибы белән дә очраштым, безнең фикерләр дә, дөньяга караш та уртак. Шуңа каршылыклар тумады, борчылулар, авыр эзләнүләр кирәк булмады. Гомумән, картина бер сулышта төшерелде. Барыбызны да бер үк сораулар борчыганга, әйтер сүзләр күп җыелганга шулай булды бугай ул.

– Икенче яктан, татарда үзенең кимчелекләрен күрсәтү  бик кабул ителми. Хәтта «Бибинур» фильмы (реж. – Юрий Фетинг) чыккач та, тормышның кара яклары артык купайтып күрсәтелгән, дип әйтүчеләр булды Бу фильмны да татарга каршы дип бәяләмәсләрме?

Моңа  да бәйләнсәләр, белмим инде… Без шулкадәр надан дип уйлыйсы да килми бит әле ул. Үзеңнең кимчелекләреңне күрә белү һәм шуны юмор аша күрсәтү элек-электән булган бит бездә. Әллә җорлыгыбызны, зирәклегебезне дә югалттыкмы икән? Ул хис грузиннарда көчле һәм аны сәнгатьтә дә күрсәтә беләләр. Бездә исә начарлыкны фаш итүдән куркалар. Янәсе, татар андый түгел. Нишләп андый булмасын инде? Гаиләдә таркаулык, үз телеңнән, милләтеңнән оялу, үзең өчен генә яшәү, тамак ягын гына кайгырту татарга гына түгел, бөтен милләтләргә хас. Әмма безгә үзебезнеке кадерле. Үзебезнекеләрне уятасы иде. Дөньяда гел тәти генә яшәп булып булмый. Дөнья алай бара алмый.

– Фильмда чечен малае: «Русча сөйләшсәм, бабай бәреп үтерә», – дип әйтә

– Безгә әнә шундый бабайлар җитми, сеңлем. Шундый бабайлар булса, татар телен укытырга гаризалар яздыртып рөхсәтләр алырга да кирәк булмас иде. Үзең нинди бабай, дип сорыйсың килә инде. Безнең гаиләдә татарча сөйләшәләр. Мин эшләгән театрда да артистлар үзара татарча сөйләшә. Дөрес, яшьләр телне белеп бетерми инде. Алары да тырыша. Мохит булмагач, тел яши алмый. Шуңа күрә гаиләдә катырак торырга кирәк. Гаиләдә оеткысы салынса, өмет бар әле. Белер-белмәс теле белән урысча сөйләшеп йөрүче әби-бабайлар бигрәк ачуны чыгара инде.

– Мохит дигәннән… Чаллы драма театры яңа биналы булды.

– Утыз ел көрәшкәннән соң көтеп алынган бина булды ул. Кайвакыт кызып китеп, егерме ел элек төзеп булмый идеме аны, дип тә куям. Һәрбер нәрсә үз вакыты белән туа, күрәсең. Яңа бинада һәр тарафта яңалык. Яшь режиссер (Олег Кинҗәгулов. – Ред.), яңа алымнар, кыскасы, үзгәреш кичерәбез. Репертуар да башкача. Ярты елда берничә әсәр чыгардык, халык әйбәт кенә йөрде. Әлегә бинаның яңа булуы җәлеп итә. Шуңа күрә бу сезон хәлиткеч булачак дип фаразлыйм. Халык яңа алымнарны кабул итәрме, йөрерме – менә күрербез инде.

– Өлкән буын артистка яңа алымнарга күнегү авыр булмадымы?

– Гомуми халәтне начар димәс идем. Әйе, без икенче төрлерәк, вакчылрак. Яшьләр башкача, әлбәттә. Алар кыюрак та, мобильрәк тә. Без яңалыкны сагаебрак кабул итәбез. Шуңа күрә еш кына кирелек  тә чыккалап ала. Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган спектакльгә мине билгеләгәч, яшерен-батырын түгел, тартышу булды. Чөнки моңарчы күрелмәгән алым ул. Тамашачы да аптырабрак калды. Шулай да кызыксына, кече залны тутырып йөриләр.

– Кино артисты буларак үзегезне беренче сынавыгыз түгел бугай?

– Соңгы ике елда дүрт фильмда төшәргә туры килде. «Исәнмесез?»гә килгәнче «Сөмбел»дә уйнадым. Шуңа күрә миңа кино дөньясы алай куркыныч тоелмагандыр. Һәрхәлдә операторның миннән нәрсә көткәнен аңлый идем.

– Әгәр сезгә театрдан баш тартып, кинода эшләргә тәкъдим итсәләр, кабул итәр идегезме?

– Артист өчен театр – зур мәктәп. Анда бөтен нәрсәне төпченеп эшлисең, бик күп нәрсәгә төшенәсең. Әмма актер өчен кино – зур бәхет ул. Әйтик, театрда ярты гасырга якын эшләсәң дә, сине белмәскә мөмкиннәр. Фильмның халыкны җәлеп итү мөмкинлекләре күбрәк, сине дә күрәләр, таныйлар. Менә шул яклары бар  инде… Кино сәнгатен тулаем алганда да, аның кешегә тәэсир итүдә иң көчле корал икәнен онытмасак иде. Ленин да бит сәнгать төрләреннән иң әһәмиятлесе дип киноны әйткән. Аның белән кеше аңына тәэсир итеп була.  «Исәнмесез?» – сценарий авторы Мансур Гыйләҗев һәм режиссер Илдар Ягъфәровның җан ярсуы белән әйтелгән фикерләре ул. Нигә без гаиләдә бүлгәләнәбез? Нигә без милләт эчендә үз-үзебезне бүлгәлибез?

– Татар фильмнары рейтингын төзеп карасак, беренче өчлеккә кайсыларын кертер идегез?

– Барысын да белеп бетермимдер дә. «Мулла» да начар фильм түгел, башкалары да. Мин шуны гына әйтәм: эшләнеше, фикер тирәнлеге, ихласлыгы ягыннан «Исәнмесез?» кебек картинаның булганы юк иде әле. Профессиональлеге ягыннан да беренче түгелме икән, дим.

Башкортларның «Сестренка»сын кызыгып караган идем. Профессиональлек һәм ихласлык ягыннан. Бездә, күпме тырышсак да, ничектер элегрәк спектакль чалымнары кереп китә иде. Ә фильм ясалмалыкны күтәрә алмый. Анда, гомумән, уйнарга ярамый. Театр кердеме, кино түгел ул. Режиссер таләп иткән вазгыятьтә яшәсәң генә нәрсәдер килеп чыгарга мөмкин.

– Инсаф абый, драматургия ни хәлдә безнең? Чаллы театры яңа алымнар белән эшли, дисез. Яңа алымнарга ярарлык әсәрләр бармы?

– Көчле драматурглар узган гасырда туган. Аяз Гыйләҗевнең драматургия әсәрләре якын миңа. Яшь вакытында Зөлфәт Хәким кызыклы автор иде. Илдар Юзеев әсәрләрен яратам. Әхәт Гаффар  әйбәт драматург иде.

Авторларның язмышы да режиссерга бәйле бит. Үз режиссерын тапса, автор куела. Куелган саен остара, яңа әсәрләре туа. Хәзер драматургларның әсәрләрен режиссер язып бетерә. Элек автор спектакль чыкканчы безнең белән бергә утыра, сызасын сыза, режиссер белән килешеп, кирәкле урыннарны яңадан яза иде. Автор үз сүзе өчен ахырына кадәр көрәшә торган иде. Хәзер авторларның андый абруе калмады. Ул нәрсәгә дә риза, куелсын гына… Бәлкем, шуңа да драматургиянең сыйфаты төшкәндер.

– Кешеләрнең нинди сыйфаты ачуыгызны чыгара?

– Сатлык булу. Ничә еллар дус булып йөргәннәр кайбер чакта шундый итеп сата – сының ката. Куркаклык та ачуны китерә.

– Иң күркәм сыйфат кайсы?

– Кем генә булуыңа карамастан, кеше булып калырга кирәк. Гадиләрне яратам.

– Кино ул – …

– бүгенге вазгыятьтә иң үтемле тәэсир итү коралы. Тәрбияви яктан көче зур аның. Шуңа күрә кинога игътибарның зур булуын телим. Безгә фильмнарны үзбәкләр, казахлар, төрекләр төшереп биргәнне көтмик инде без. Аларда әллә кайчан кино тернәкләнгән, без дә бит төшеп калган халык түгел.

Әңгәмәдәш  – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү