Рөстәм Миңнеханов: «Нефть-газ химиясе форумы кризис белән көрәштә көчне берләштерергә ярдәм итә»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть һәм газ форумын ачу тантанасында катнашты. Чара «Казан экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза, 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр мәйданчыкка 2 меңгә якын кеше килер дип көтелә. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

«Сезне нефть һәм газ форумында сәламләвемә шатмын. Республикага килгәнегез һәм форумда катнашканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Үзара хезмәттәшлек, мондый мәйданчыкларда фикер алышу дусларча элемтәләрне үстерүгә ышаныч өсти», — диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, мәйданчыкта берничә конференция һәм түгәрәк өстәлләр үткәрү ниятләнә. Махсуслаштырылган күргәзмәдә Россиянең 25 төбәгеннән 160 компания катнаша.

«Форум мәйданчыгы яңа эшлекле элемтәләрне җайга салу һәм кризисны җиңүдә тырышлыкларны берләштерү өчен нәтиҗәле чара булачак», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Шуннан соң Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең энергетика һәм инфраструктура министры сүз алды.Сухель Бән Мөхәммәд Әл Мазруи форумга чакырган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Бу тәкъдим минем өчен бик тә кадерле, чөнки әлеге өлкәне үстерүдә яңа технологияләр белән танышачакмын. Безнең үзара мөнәсәбәтләр бик тә мөһим һәм озак еллар дәвам итә», — диде ул.

Аннары Татарстан Президенты һәм форум кунаклары күргәзмә белән танышты. Аларга заманча инновацион технологияләрдән гыйбарәт экспозицияне, шулай ук нефть чыгару, «кара алтын» эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге нефть һәм газ химиясе комплексы предприятиеләренең иң яңа эшләнмәләрен күрсәттеләр.

Быел чарага беренче тапкыр Африка делегациясе килә. Моннан тыш, форум кунаклары арасында Алжир, Сенегал вәкилләре дә булачак, Камерун исә күргәзмә зонасында беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк.

 


Фикер өстәү