“Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть-газ-химия форумы узачак

31 августтан 2 сентябрьгә кадәр “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть-газ-химия форумы үткәреләчәк.

Быел чара республикада нефть чыгаруга 80 ел тулуга багышлап уздырыла Анда 10 меңгә якын кеше катнашачак. Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтүенчә, форумда 174 компания үзенең катнашачагын раслаган. Болар – Татарстаннан 56, Россиянең башка төбәкләреннән – 86 һәм чит илләрдән – 32 компания. “Форум кысасында TatOilExpo-2023 халыкара күргәзмәсе уздырылачак. Узган елда 160 компания үзенең продукциясен тәкъдим итсә, быел аларның саны 180гә тулачак,” – дип белдергән Коробченко.

Ул форумда катнашучыларның географиясе киң булачагын билгеләп үткән. Министр әйтүенчә, анда Россиянең 26 төбәгеннән, 5 чит илдән – Кытай, Әзербәйҗан, Беларусь, Камерун, Үзбәкстаннан вәкилләр катнашачак.

Форумда 4 халыкара конференция һәм Кытай делегациясе катнашында Россия-Кытай конференциясен (“Дунъин шәһәре (КХР) компанияләре белән республика сәнәгать предприятиеләре хезмәттәшлеген үстерү” дигән темага) үткәрү планлаштырылган. Төп пленар утырыш бүгенге шартларда Россия нефть-газ компанияләрен үстерү перспективаларына багышланачак.

Чарада Премьер-министры урынбасары Петр Пархомчик җитәкчелегендә Беларусь делегациясенең, Дунъин шәһәре Халык хөкүмәте мэры урынбасары җитәкчелегендә КХР делегациясе һәм башка делегацияләрнең катнашуы күздә тотыла.

Анда шулай ук Казахстанның, Ангола, Катар дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчеләре, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе урынбасары катнашачак.


Фикер өстәү