Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең Директорлар советы утырышында катнашты

Геологиядә – ясалма интеллект, һава чистарту өчен «Ятаган»нар… Хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең Директорлар советы утырышы узды. Гадәттәгечә, чарада яңа инновацияле проектлар каралды.

Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры урынбасары Владислав Судаков начарая башлаган нефть запасларын яхшырту өчен яңа геохимик ысуллар уйлап табулары хакында сөйләде. Галимнәр катлаулы ятмаларда нефть чыгаруны арттыруның отышлы ысулларын да әзерли икән. Ә «Татнефть», «Газпром нефть» һәм «Роснефть» нефть ятмаларын эзләү өчен ясалма интеллект технологияләрен сынап карыйлар.

– КФУ базасында геохимик консорциум барлыкка киләчәк. Яңа технологияләрне ил һәм чит ил базарына чыгару мөмкин булачак, – диде КФУ вәкиле.

Бу җәһәттән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КФУ һәм ТатНИПИнефть институтына фәнни акылларны берләштерергә тәкъдим итте.

«Ятаган» компанияләр төркеменә нигез салучыларның берсе Валерий Решетняк һава чистарту өчен универсаль системалар турында хисап тотты. Аны нефть химиясендә генә түгел, хәтта авыл хуҗалыгы тармагы, азык-төлек өлкәсендә дә кулланырга мөмкин икән.

Утырышта Татарстанда узачак нефть-газ химиясе форумына әзерлек турында да сүз булды. Моңа өстәп, «TatOilExpo-2023» халыкара күргәзмәсенә әзерләнү турында да сөйләделәр. Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, форум 31 августтан 1 сентябрьгә кадәр «Казан Экспо»да узачак. Чарага федераль статус бирү турында хыялланалар. Быелгы форум республикада сәнәгый нефть табуның 80 еллыгына багышланачак.

 


Фикер өстәү