Игорь Комаров: «Илебез традицион кыйммәтләрне Россия җәмгыятенең үсеш нигезе буларак күрә»

Традицион кыйммәтләр — Россия җәмгыятенең үсеш нигезе. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров II Казан Глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында әйтте.

Ул саммитта күтәрелгән теманың актуальлеген ассызыклады.

— Илебез традицион кыйммәтләрне Россия җәмгыятенең үсеш нигезе итеп күрә, ул суверенитетны ныгытырга, күпмилләтле һәм күп конфессияле илебезнең бердәмлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Мәгариф, тәрбия һәм яшьләр белән эшләү өлкәләре Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренең берсе буларак билгеләнә. Россия, гуманистик традицион кыйммәтләргә ия булган дәүләтләр белән бергә, цивилизациянең мәдәни һәм этик нигезен җимерүче, кыйммәтләрне дә, кешенең табигатен дә үзгәртергә тырышуларга каршы тора. Бу көрәш хәзер күп юнәлешләрдә һәм төрле өлкәләрдә алып барыла. Үсеп килүче буыны тәрбияләү өлкәсе — моңа каршы торуның иң мөһим юнәлеше, — диде ул.


Фикер өстәү