Фәрит Мөхәммәтшин: «Милли киемнәребезне саклап, без җәмгыятьне ныгытабыз»

«Үткәннәрне онытмыйча, киләчәкне күздә тотабыз». Казан Кремлендә уза торган «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» дип аталган яңадан торгызылган традицион күргәзмә ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай диде.

– Бу эшнең нигезе – күпмилләтле республикабызның үзенчәлеген күрсәтү, элек-электән килә торган киемнәребезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне саклау. 19 нчы гасырның икенче яртысыннан алып 20 нче гасырда булган киемнәр күргәзмәсе бик кызыклы. Ул чакта да, хәзер дә халкыбыз үзенең милли киемен яратып кигән. Без үткәнне дә, тарихны да, авыр сугыш елларын да истә тотабыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Күршебездәге милли республикалар – Чувашия, Башкортстан, Мари Эл белән киңәшләшеп эшләдек. Алардан килгән делегацияләр бик канәгать булып калды. Уртак эшнең нәтиҗәсе халыклар дуслыгына, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга үз өлешен кертер дип ышанам.

«Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсе – XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөзнең беренче яртысында Идел буенда яшәгән халыкларның (руслар, татарлар, чувашлар, башкортлар, марилар, мордвалар, удмуртлар) традицион киемнәре белән таныштыра. Фәнни консультантлар җитәкчелегендә халык мәдәниятенең әйдәп баручы осталары XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башындагы шәһәр һәм авыл халкының барлыгы 29 костюмын яңадан торгызган.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, үткәннәрне онытмыйча, киләчәкне күздә тоту мөһим.

– Кичәге көн турында оныткан кеше киләчәкне күзаллый алмый. Бүгенге тормыш, кыенлыклар безнең халыкны берләштерде. Республикабызга килүчеләр арта. Бездә укырга һәм эшләргә мөселман республикаларыннан гына түгел, якын һәм ерак чит илләрдән дә киләләр. Без аларны үзебезнең тату гаиләбезгә кабул итәбез, милли киемнәргә киендерәбез. Әлеге проектны тормышка ашыруыбызга бик рәхмәтлемен. Ул бик кирәкле. Без аның аша үз тарихыбызны өйрәнәбез. Һәр халык үз милләте белән бик горурлана. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли киемнәребезне саклап, без җәмгыятебезне ныгытабыз, – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Күргәзмә 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү